Зәй офыклары

20 апрель 2012 яңалыклары

  • 20 апрель 2012 - 04:46
    Сәләтлеләр өчен
    Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз ил күләмендә беренче булып Казанда ачылачак IT-лицей-интернат турында барды. Бу хакта сез, хөрмәтле укучылар, безнең газетаның 31нче санында (20 апрель, 2012 ел) укый аласыз.
    1358
    0
    0
  • 20 апрель 2012 - 04:32
    Ил өчен башларын салдылар
    Узган елның сентябрендә белем күтәрү курсларында булган вакытта мин Михаил Черепанов лекциясен тыңлау бәхетенә ирештем. Михаил Валерьевич - Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе. Ул - тәҗрибәле эзтабар буларак билгеле шәхес. 1981 елдан башлап Новгород янындагы "үлем үзәне"ндә күп мәртәбәләр була, аның катнашында сәяси золымнан зыян күрүчеләр, Бөек Ватан...
    830
    0
    0
  • 20 апрель 2012 - 04:27
    Шәһәрдә яшәүчеләр игътибарына!
    1 майдан «ВодоканалСервис» АҖнең «Зәй - Су каналы» филиалы су өчен 2 айдан да артык түләмәүчеләрне су челтәреннән аеру буенча рейдлар үткәрә башлый. Шәхси секторда яшәүчеләр шунысына игътибар итсен иде - су челтәренә кабат ялгану өчен түләргә кирәк. Бу хезмәт - 4086 сум 77 тиен тора. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын...
    1334
    0
    0
  • 20 апрель 2012 - 04:22
    Хөрмәтле зәйлеләр!
    Янгыннарга каршы режим чорында - 25 апрельдән 15 майга кадәр - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең 524нче боерыгы (09.04.2012 ел) нигезендә учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру катгый тыела. Янгын күзәтчелеге бүлеге шуны искәртә, таләпләр үтәлмәгән очракта, административ җаваплылыкка тарту буларак, штраф салына. Шулай ук...
    0
    0
    0
  • 20 апрель 2012 - 04:17
    Язгы ау сезонын ачу
    Районда язгы ау сезоны Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән срокларга туры китереп, апрель аеның өченче шимбәсеннән ачыла. Ә ау объектлары булып киек кошлар: казлар, ата үрдәк, вальдшнеп санала. Язгы ау сезоны 10 көн дәвам итә. Әмма бу ун көндә дә аерым чикләүләр кертелгән. Мәсәлән, иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә...
    792
    0
    0
  • 20 апрель 2012 - 04:13
    “Дуслык” автопоезды – авылларда
    Милли мәдәният елында мәдәният идарәсе төрле юнәлештә эш алып бара. Шундый чараларның берсе - "Дуслык" автопоезды эшчәнлеге. Автоклуб 9 апрельдән 15 майга кадәр район авыллары буйлап концерт программасы күрсәтә. Һәвәскәрләр Мәлем, Чыбыклы, Бура-Киртә, Кадер, Түбән Биш, Сәвәләй, Поручик мәдәният йортларында чыгыш ясады инде. Программага төрле милләт җырлары, биюләре кергән, аны...
    1464
    0
    0
  • 20 апрель 2012 - 04:10
    Төбәк туры Зәйдә уза
    27 апрельдә Зәйдә медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек - 2012" спартакиадасына сайлап алу туры үтә. Анда Зәй, Сарман, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары медицина хезмәткәрләре командалары - барлыгы 300ләп кеше катнаша. Алар волейбол, өстәл теннисы, шахмат, йөзү, эстафета ярышларында көч сынашачак. Спартакиаданың төбәк этабы тантаналы төстә "Энергия" стадионында ачыла.
    938
    0
    0
Реклама
Реклама