Зәй офыклары

26 апрель 2012 яңалыклары

  • 26 апрель 2012 - 10:20
    Милли сәнгать, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли
    Кемне генә сокландырмас, шатландырмас Укытучы хезмәтенең чын җимеше. Балаларга төпле, тирән белем бирү - Менә нинди бөек хезмәт аның эше! Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз...
    809
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 05:04
    Туган тел көне белән!
    Кадерле зәйлеләр! 26 апрель - Бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукай туган көнне республикабызда тагын бер вакыйга - Туган тел көне билгеләп үтелә. Традицион бәйрәмнәр белән беррәттән, бу көн аерым урын алып тора һәм җәмгыятьнең туган телгә булган хөрмәтен күрсәтә. Чөнки рухи кыйммәтләрне, традицияләр һәм милли мәдәниятне туган телдән...
    1238
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 04:58
    Яшь талантлар ачыла
    Яшьләр эшләре идарәсе "Космос" яшьләр үзәгендә иҗат белән шөгыльләнүче яшь талантларны барлау, аларны бергә туплау максатында шигырь кичәсе уздырды. Анда шигырь язу белән мавыгучы V-IX сыйныфларда укучы 9 кыз катнашты. Кичә бәйге формасында үткәрелде. Табигать, туган як, мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы, ана назына кагылышлы темаларга язылган шигырьләр өч номинациядә бәяләнде....
    706
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 04:54
    Бакчачылар, сезнең өчен!
    Шимбә көнне "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Бакчачы көне" үткәрелә. Халыкка киң ассортиментта утырту өчен бәрәңге, суган орлыгы, роза, җимеш агачлары үсентеләре, куаклар, бакча кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Шунда ук кеше үзеннән арткан орлыклык материалларын да сата алачак.
    741
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 04:51
    Бездән – ике коллектив
    «Созвездие-Йолдызлык-2012» фестиваленең Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтәчәк гала-концертына Зәйдән ике чыгыш сайлап алынды. Алар - 4нче мәктәпнең "Школьные годы" хореографик ансамбле һәм "Конферанс" номинациясендә җиңүче Дарья Храмова белән Максим Паренкин дуэты. "Мирас" җыр һәм бию ансамбле фестивальнең махсус бүләгенә лаек булды.
    871
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 04:49
    ТМШлар хисап тота
    Халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашында торак милекчеләре ширкәтләренең хисап җыелышлары башланды. Аларда ширкәтләрдә төрле юнәлешләрдә алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, бурычлар билгеләнә, әҗәтләрне киметү юллары эзләнә. Соңыннан әлеге ширкәтләргә караган йортларда яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауга җавап ала.
    608
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 04:42
    Басуда эш гөрли
    Районда кыр эшләре дәвам итә. Агрофирмаларда кайбер агротехник чаралар үткәрү, аерым алганда, күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыру, күпьеллыкларны тырмалау тәмамланды. Чәчү барлыгы 10300 гектарда башкарылды. Сабан ашлыгы - 8400, шикәр чөгендере 600 гектарда ("Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары) чәчелде. Барлык хуҗалыкларда диярлек арпа чәчү дәвам итә, кайбер фермерлар бодай чәчүгә кереште.
    813
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 04:39
    Рәхмәт ишетүе рәхәт
    "Татнефть" АҖнең "Рухият" фонды җитәкчелегеннән район башлыгы Татьяна Воропаева исеменә Рәхмәт хаты алынды. Анда "Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗат фестивалендә Зәй районы балаларының актив катнашуы турында әйтелә. Быелгы фестивальдә бездән аерым башкаручылар, иҗат коллективлары 13 призлы урын алды. Әлфия Вәлиуллина җитәкләгән "Азаль" балалар вокаль ансамбле, Александр Шамовның "Гамма-джаз" халык...
    1209
    0
    0
Реклама
Реклама