Зәй офыклары

27 апрель 2012 яңалыклары

  • 27 апрель 2012 - 06:06
    Видеоэлемтә араны якынайта
    Район җитәкчелеге халык мәнфәгатен күздә тотып эш итә, әлеге җәһәттән эшнең төрле алымнарын куллана. Сишәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева видеоэлемтә режимында Югары Мәлем, Бохарай, Урсай, Ал. Бистәсе, Кадер, Иске Маврин авыл җирлекләре халкы белән аралашты. Әлеге алым авыл халкына район үзәгенә килмичә генә проблемасын хәл итү, җанлы аралашу мөмкинлеге...
  • 27 апрель 2012 - 06:02
    Чернобыль онытылмый
    Чернобыльчеләрне искә алу көне уңаеннан әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан зәйлеләрнең бергә очрашып-аралашу традициясе яши. Кичә алар Җиңү бульварына Чернобыль атом-электр станциясендәге авария, башка радиацияле һәм техноген фаҗигаләрне бетерүдә катнашканнарга (барлыгы 82 кеше) куелган мемориаль таш янына җыелды. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов, хәрби комиссар урынбасары Александр Гурьянов, район...
  • 27 апрель 2012 - 05:54
    Минуты да кадерле чак
    Район кырларында язгы чәчү эшләре көннән-көн кызурак темплар ала. Вакыты шул - сабанда сайрашыр чак. Язгы кыр эшләре барышы турында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйли: - Район басуларында күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тамырдан тукландыру тәмамланды. Көзге культураларны тукландыру соңгы гектарларда бара. Дым каплату (ул барлыгы 60 мең...
  • 27 апрель 2012 - 05:50
    Чистартыйк!
    Яз матур килде. Санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Бу эштә торак милекчеләре ширкәтләре белән бергә һәркем җаваплылык тоя. Чәршәмбе, шимбә өмәләрендә район-шәһәр урамнары, оешма-предприятие биләмәләре, социаль объектлар тирәләре чистарып калды. Әмма чистартылмыйча, тәртипкә китерелмичә калган бакча һәм гараж ширкәтләре бар әле. Әлеге рәсемдә сез шәһәрнең "Тепловик" гараж ширкәтен күрәсез. Трасса...
  • 27 апрель 2012 - 05:42
    Җәйге чор саклык сорый
    Җәй - янгын куркынычы зур булган чор. Бу чорда кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, аңа җаваплы карамавы күп кенә бәла-казалар китереп чыгара. Күпләр, чорны исәпкә алып, моңа алдан әзерлек чаралары күрә, ә кайберәүләр янгынга каршы гади генә чара - тартма белән ком һәм суны гына да әзерләп куймый. Янгын...
  • 27 апрель 2012 - 05:36
    Алар безне ут-күздән саклый
    Апрельнең соңгы көнендә янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел Россиядә әлеге хезмәт оешуга 363 ел тула. Янгыннарга каршы көрәш хезмәте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составында иң куәтле оператив бүлек булып тора. Ә Зәй муниципаль районының янгыннарга каршы хезмәте инде берничә дистә ел дәвамында район халкы куркынычсызлыгын тәэмин итүче...
  • 27 апрель 2012 - 04:34
    Форумда катнаштылар
    24 апрельдә Казанда шәһәрнең 2, 3, 4нче мәктәпләре татар теле укытучылары Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган Бөтенроссия туган тел форумында катнаштылар. "Ана теле укытучылары мастер-классы" конкурсында катнашып, 2нче мәктәп укытучысы Айгөл Абдуллина оештыру комитеты Мактау грамотасына лаек булды.
  • 27 апрель 2012 - 04:28
    Арттырып үтәлгән
    Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче кварталында район бюджетына салым булмаган кертемнәрдән 7781000 сум акча кергән, шул исәптән җирне арендага бирүдән - 5753100, муниципаль милекне арендага бирүдән - 1156800, җир кишәрлекләрен сатудан 871100 сум. Шулай итеп, кварталга фаразланган план үтәлеше 138,3 процент тәшкил итә.
  • 27 апрель 2012 - 04:26
    Фаҗигагә таручыга – ярдәм
    "Яңа шәһәр" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Тамара Тыткина инициативасы белән шәһәрнең юл фаҗигасенә тарыган Никита Герболовка ярдәм күрсәтелде. Аңа Изге Троицк чиркәве акчалата булышлык итте.
  • 27 апрель 2012 - 04:18
    Вахтага басты
    Атна башыннан шәһәрдә «Хәтер сәгате» патриотик акциясе старт алды. Аның кысаларында көн саен кадет сыйныфларында укучылар, балалар-яшүсмерләр патриотик клубларында шөгыльләнүчеләр Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршындагы мәңгелек ут янында сакта тора. Беренчеләрдән булып кизү торырга «Форпост» егетләре чыкты. Акция 9 майга кадәр дәвам итә.
  • 27 апрель 2012 - 04:13
    Эшчәнлек уңай бәяләнде
    Кичә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советының баш киңәшчесе Михаил Блинов җитәкчелегендә эшче төркем катнашында киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәр-районда берничә көн дәвамында террорчылык һәм экстремизмны кисәтү эшчәнлегенең куелышын өйрәнү буенча төрле министрлык, ведомстволар вәкилләреннән торган эшче төркем эшләде. Утырышта әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре...
Реклама
Реклама