Зәй офыклары

5 май 2012 яңалыклары

  • 5 май 2012 - 10:03
    Күл тирәсе чистарды
    5 майда яшьләр эшләре идарәсе "Күлләрне саклагыз!" акциясе үткәрде. Аңа Мирный бистәсендәге 5нче мәктәп укучылары теләп кушылды. Бу көнне "Кайнар йөрәкләр" волонтерлар хәрәкәте һәм "Табигать - туган йортыбыз" клубы әгъзалары Мирный күле тирәсен чүп-чардан арындырды.
  • 5 май 2012 - 09:48
    Торак төзелеше, җир бирү турында
    Бүген (5 май) Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, социаль ипотека программасы буенча, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү барышы буенча киңәшмә узды....
  • 5 май 2012 - 07:38
    Алар авылда икәү генә
    Борчылмагыз мине белгән дуслар, Авылдашыгыз сезне онытмас, Бер кайтыр ул, якты кояш сыман, Дошманнарны җирдән корыткач. Сугыш... Нинди шомлы сүз ул! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, аналарны тол калдырган, күпме сабыйны ятим иткән. Газиз аналар - кадерле ул-кызларын, сөйгән ярлар парларын сугыш кырына озаткан. Яулык чите белән авызларын каплап, тавыш-тынсыз...
  • 5 май 2012 - 07:31
    Сәвәләйдән – биш кыз
    Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларыбыз республиканың кайсы тармагында гына хезмәт куймый?! Ир-ат көче сорый торган предприятиеләр, завод-фабрикалар, колхозлар алар җилкәсенә кала. Сәвәләй авылыннан биш кыз - Екатерина Лукина, Анна Белышева, Ольга Слепцова, Евдокия Рябова, Мария Бутяева (Капитонова) хәрби комиссариат аша Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә җибәрелә. Республиканың төрле район-шәһәрләре,...
  • 5 май 2012 - 05:24
    Алар үзенчәлекле хезмәт башкара
    7 май Россиядә Җәза үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә. Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт һ.б. шундый төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә...
  • 5 май 2012 - 05:02
    Сак булыгыз, талпан!
    Россия - дөньяда талпаннардан күчүче йогышлы авырулар билгеле булган илләрнең берсе. Ел саен табибларга, талпан кадалу сәбәпле, берничә йөз мең кеше мөрәҗәгать итә. Урман бетләрендә булган вируслар, бактерияләр кешедә талпан энцефалиты, Лайма, Бабеиоз, Эрлихиоз, геморрагик бизгәк һәм башка авырулар китереп чыгара. Россиядә талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыруның 2-10 мең...
  • 5 май 2012 - 04:56
    1 июньгә кадәр таратыла
    Салым түләү өчен квитанцияләр килмәде, аларны кайчан бирәләр икән, салым түләү сроклары үзгәргән дип ишеттек дигән сораулар белән редакциягә шалтыратучылар бар. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче салым инспекциясе баш инспекторы Людмила Зуйковага мөрәҗәгать иттек. - Быел физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт...
Реклама