Зәй офыклары

11 май 2012 яңалыклары

  • 11 май 2012 - 04:54
    Яңа композицияләр
    Район җитәкчелеге Зәйне архитектура композицияләре белән тулыландыруны өстенлекле юнәлеш итә. Бу эш өч ел элек башланды. Узган ел исә шәһәрдә өч композиция урнаштырылды. Әлеге эш башында җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиапов тора. Аның һәр эшендә тирән мәгънә ята. Эш быел да дәвам итә. Күптән түгел Чапаев урамындагы саклык банкы каршында...
    758
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:47
    Онытмыйлар
    9 Май бәйрәмендә район үзәк дәваханәсендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын тәбрикләү тантанасы үтте. Анда дәваханә хезмәткәрләре белән беррәттән аларның балалары да актив катнашты. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда хезмәт юлын медицина белән бәйләгән ветераннарны баш табиб Владимир Гуров котлады. Тантанада катнашкан 18 ветеран элек нинди шартларда эшләүләрен...
    988
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:44
    Эзтабарлар якташларны барлый
    "Эзтабар" эзләнү отряды рәисе Булат Садретдинов җитәкчелегендәге 4нче, 7нче, Югары Шепкә мәктәпләре укучылары, укытучылардан торган делегация Волгоград өлкәсеннән кайтты. Алар биредә сугыш үткән җирләрдә үлеп калган солдатларны табып күмү эшләрендә катнашты. Безнең эзтабарлар Волгоградның "Волга", Чистайның "Выстрел" отрядлары егетләре белән берлектә 127 солдатның сөякләрен табып җирләде. Аларның 6сының исеме билгеле....
    648
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:39
    Яшьләр битараф түгел
    4 майда Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан шәһәр урамнары буйлап автомотойөреш узды. Төрле предприятие һәм оешмалардан эшче яшьләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды, тыл ветераннарының тиңдәшсез хезмәтен олылады. Автомотойөреш "Энергетик" Мәдәният сарае каршыннан старт алып, Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында митинг белән тәмамланды. Аны РОСТО-ДОСААФ һәм яшьләр эшләре...
    0
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:38
    Хөрмәтләделәр
    Чыбыклы авыл җирлегенә караган Унбия, Суык-Чишмә, Чыбыклы авылларында бүген 4 сугыш ветераны яши. 8 майда Җиңү көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәле янында митинг узды. Мәдәният йортында ветераннар өчен мәктәп укучылары һәм үзешчәннәр чәй өстәле артында концерт күрсәтте. Агрофирма ветераннарга акчалата бүләк әзерләгән иде.
    924
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:34
    Чәчү төгәлләнү алдында
    Районда чәчү эшләре 40380 гектарда (83 процент) башкарылды. Ә арпа (11500 гектар) һәм шикәр чөгендере (11339 гектар) чәчү төгәлләнде. Язгы культуралар 21741 гектарда чәчелде: бодай - 9500, рапс 500 гектар.
    795
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:26
    Яшь буынны патриотлар итик!
    Шәһәрдә ОСОАВИАХИМ-РОСТО-ДОСААФ оешуга 85 ел тулуга багышланган оборона-масса айлыгы бик җанлы үтте. Анда төп игътибар яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә, техник белгечләр әзерләүнең мөһимлегенә басым ясауга һәм спорт чараларын пропагандалауга бирелде. Айлык дәвамында сугыш ветераннары, "кайнар нокта"ларда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр белән очрашулар оештырып, "Батырлык дәресләре" үткәрү үтемле булды. Бу...
    795
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:10
    Спорт яңалыклары
    Актанышта милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына ярышлар узды. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Булат Гадершин үз үлчәвендә (тренеры Илфат Гадершин) җиңү яулады. Казанда яшүсмерләр һәм ирләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы кубогына узган ярышларда бездән Валерий Уразайкин, Руслан Миннехуҗин, Алексей Некратов, Алексей Алешкин, Константин Бәҗитов, Назыйм...
    1162
    0
    0
  • 11 май 2012 - 04:05
    Мөнәсәбәте дә дәва аның
    Бар шундый кешеләр - алар сайлаган һөнәрләренә тугры калып, гомер буе шул өлкәдә хезмәт итәләр. Сайлаган һөнәрләре алар өчен сулар һава кебек. Сүзем гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган шәфкать туташы Миңнурый Нәбиуллина хакында. Миңнурый Рияновна Чыбыклы мәктәбендә VIII сыйныфны тәмамлагач, 1972 елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, ул...
    1161
    0
    0
Реклама
Реклама