Мәгариф идарәсе укучылар арасында ел саен бирелүче Ринат Фәрдиев исемендәге 30 мең сум күләмендә премиягә бәйге игълан итте. Аңа фән олимпиадаларында призлы урыннар алган, фәнни-эзләнү эшләрендә, иҗади, интеллектуаль, спорт бәйгеләрендә, фестивальләрдә уңышларга ирешкән социаль актив укучылар дәгъва итә ала.