Зәй офыклары

25 май 2012 яңалыклары

  • 25 май 2012 - 05:41
    Зәй муниципаль районы башкарма комитеты түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс игълан итә
    1. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары. Квалификацион таләпләр: югары һөнәри белем, эшчәнлек буенча тиешле юнәлеш һәм муниципаль хезмәтнең баш һәм әйдәүче муниципаль хезмәт вазифаларында 2 елдан яки белгечлек буенча 5 елдан да ким булмаган хезмәт стажы. 2. «Башкарма комитетның мәгариф идарәсе» муниципаль-казна учреждениесе башлыгы. Квалификацион таләпләр: белгечлек буенча...
    1524
    0
    0
  • 25 май 2012 - 05:29
    “Китапларда – табыш-югалтулар, китапларда – өмет-хыяллар”
    1995 елдан 27 май Бөтенроссия китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда төрле ведомстволарга караган өч меңнән артык китапханә исәпләнә. Бүген республикада 2009-2014 елларга исәпләнгән "Китапханә эшен үстерү" программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанның җыелма китапханә электрон каталогын булдыру һәм милли китапханә фондларында сакланучы китапларны электрон форматка күчерү буенча эш алып барыла. Китаплар...
    1070
    0
    0
  • 25 май 2012 - 05:24
    Су буйлары чистарып калды
    Яшьләр идарәсе санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында акция оештырды. Әлеге акциягә почтамт, электр челтәрләре үзәге, шикәр заводы, "Тимер"-металл корылмалар заводы вәкилләре кушылып, пляж биләмәсе, елга буе чүп-чардан арындырылып, тәртипкә китерелде.
    816
    0
    0
  • 25 май 2012 - 05:23
    Авылда яшәүчеләр игътибарына!
    31 майда кичке сәгать 5тән 7гә кадәр җирле үзидарә органнары бинасында муниципаль район авыл җирлекләре депутатлары сайлаучыларны кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-07-65.
    904
    0
    0
  • 25 май 2012 - 05:19
    Имамнарга шаһәдәтнамә тапшырылды
    "Нур" мәчетендә район-шәһәр мәхәлләләре имамнары җыелышы узды. Анда сүз хуҗалык, уку-укыту эшләре, җәйге мөселман балалар лагерьлары турында барды. Соңыннан Россия Ислам университетында белем өстәгән бер төркем имамга шаһәдәтнамә тапшырылды. Җыелышта район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин катнашты.
    1217
    0
    0
  • 25 май 2012 - 04:59
    Рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә – төп игътибар!
    «Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши». (Грек философы Сенека) Кичә «Космос» яшьләр үзәгендә район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле тармак, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны...
    1558
    0
    0
Реклама
Реклама