Зәй офыклары

30 май 2012 яңалыклары

  • 30 май 2012 - 06:26
    Икенче китабын яза
    «Ничек кенә казып табыйм икән Агач үсеп япкан юлларны?.. Ниләр белән чистартырмын инде Гасырлар каплаган тузанны?..» Күптән түгел дөнья күргән Поповка авылы тарихы, аның кешеләренә багышланган "Мои родники" дип аталган китап әнә шундый шигъри юллар белән башлана. Туган җирнең матурлыгын тарихи фактлар белән тулыландырып тасвирлаган бу басманы укый башлауга ук,...
    681
    0
    0
  • 30 май 2012 - 06:14
    Әҗәтле булып яшәмик
    Суд карарларын үтәтү белән махсус орган - приставлар хезмәте шөгыльләнә. Районда федераль суд приставларының Татарстан буенча идарәсенең Зәй бүлеге эшли. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеге һәм вазифалары күпкырлы. Шуларның берсе «бурыч» төшенчәсе белән бәйле. Эш бирүче - хезмәт хакларын, физик һәм юридик затлар салымнарны, башка түләүләрне вакытында түләми икән һәм әлеге мәсьәләләрдә...
    1394
    0
    0
  • 30 май 2012 - 06:08
    Максатчан егет
    Булдыклы яшьләрнең, үз эшләрен ачып, туган төбәкләрендә төпләнеп калуы - куанычлы күренеш. Юкны бар итеп, эшмәкәрлек нечкәлекләренә төшенеп эш башлау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Ул ныклы характерлы булып, үҗәтләнеп хезмәт куюны сорый. Шәһәрдәшебез, яшь эшмәкәр Владимир Уразайкин инде моны үз җилкәсендә татып өлгергән. Һәм үтә тырышлыгы нәтиҗәсендә ике ел эчендә ул...
    851
    0
    0
  • 30 май 2012 - 05:44
    Матбугатка язылыйк! Вакыт аз кала
    Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне тикшергәнчегә кадәр шәһәр-районның агымдагы елда фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер укучылар, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын бүләкләү тантанасы булды. Районда сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге максатчан эшнең уңай нәтиҗәсе балаларның региональ һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында чагылыш таба. Быел укучыларның республика...
    960
    0
    0
  • 30 май 2012 - 05:39
    Игътибар: бәйге!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе авыллардагы хат ташучылар арасында "Зәй офыклары"н иң күп яздыручыга бәйге игълан итә. Бәйгедә ике җиңүче билгеләнәчәк (зур авыллар һәм кече авылларда эшләүчеләр аерым). Җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә.
    3187
    0
    0
  • 30 май 2012 - 05:36
    Безнекеләр дә катнашты
    Чаллыда «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2012» юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары республика бәйгесе үтте. Ул Россиядә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча пропаганда хезмәте оешуның 80 еллыгына багышлап оештырылды. Анда бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган 59 команда катнашты. 9-11 яшьлек балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, велосипедта дөрес хәрәкәт итүдә көч сынашты. Район данын...
    1443
    0
    0
  • 30 май 2012 - 05:34
    Концертлар башланды
    Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында предприятие, оешма, учреждениеләр үзешчән сәнгать коллективларының чыгышы башланды. Үткән якшәмбедә биредә балалар музыка мәктәбе коллективы чыгыш ясады. Традиция буенча һәр атнаның якшәмбесе кичендә үзешчән сәнгать коллективларының чыгышы тәкъдим ителәчәк. Концертлар 27 майдан башланып 9 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Киләсе якшәмбедә балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар...
    781
    0
    0
  • 30 май 2012 - 05:31
    Ремонт барышы белән танышты
    Район башлыгы Татьяна Воропаева капиталь төзекләндерү программасына кертелгән Түбән Биш, Сәвәләй, Якты Күл авылы мәктәпләрендә булды. Биредә ул эшнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы алып барылуына игътибар итте. Һәр өч мәктәптә дә тәрәзәләр куелышыннан канәгать калды, төзүчеләрдән тиз арада түбәне алыштыру эшенә керешүне таләп итте, Якты Күл мәктәбенең фасадын яңарту эше өстәмә...
    1321
    0
    0
  • 30 май 2012 - 04:57
    Чишмә буенда сиреньнәр үсәр
    Экология, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы без - кешеләргә бәйле. Әлеге максатта башкарылган һәр гамәл үз киләчәгебез турында кайгырту дигән сүз. Ә инде яшь кешеләрнең моны аңлап, табигый байлыкларыбызны сакларга омтылуы, бу эштә башлап йөрүләре - аеруча куанычлы. Матур традициягә әйләнеп килүче "ОБерегай" акциясе - моның ачык мисалы. Акция кысаларында нәкъ менә...
    1488
    0
    0
Реклама
Реклама