Зәй офыклары

6 июнь 2012 яңалыклары

  • 6 июнь 2012 - 05:15
    Торак төзелеше, ветераннарның торак шартларын яхшырту
    Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында торак төзелеше, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, муниципаль берәмлекләрдә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үтте. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. 1 июньгә...
    1815
    0
    0
  • 6 июнь 2012 - 04:58
    Барысы да – зәйлеләр өчен
    Район башлыгы Татьяна Воропаеваның эш көне иртә башлана һәм бик соң тәмамлана. Ул зәйлеләр иртән торганчы, шәһәрне бер кат урап чыгып, һәрнәрсәдән хәбәрдар була. Шул вакытта урам, ишегалды җыештыручылар белән аралашырга да вакыт таба. Һәр көн хакимият бинасына иртәнге сәгать 7дә килә дә мең мәшәкать, эшкә баш-аягы белән чума. Район...
    3297
    0
    0
  • 6 июнь 2012 - 04:46
    Без – бергә, без – бердәм!
    Предприятиеләр, оешмалар арасында өч ай дәвам иткән "Кулга-кул тотынышып" дип аталган халык иҗаты фестивале узган атнада гала-концерт белән тәмамланды. Быелгы фестиваль муниципаль районда Милли мәдәният елы, Зәйнең 360 еллыгына багышлап үткәрелде. "Энергетик" Мәдәният сараенда фестиваль кысаларында атна саен диярлек узган концертларда халыклар дуслыгына дан җырланды, Зәй тарихы сәхифәләре искә төшерелде,...
    1588
    0
    0
  • 6 июнь 2012 - 04:41
    Китапханә – мәйданда
    «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда янә күчмә уку залы эшли башлады. Үзәк китапханә хезмәткәрләре өченче ел рәттән зәйлеләргә ачык һавада китап уку, вакытлы матбугат белән танышу мөмкинлеге тудыра.
    1262
    0
    0
  • 6 июнь 2012 - 04:36
    Башланды
    Районда терлек азыгы әзерләү башланды. Быел бер шартлы терлеккә 28 центнердан артык азык әзерләү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә 1200 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, шуның 300 гектары печәнгә алына, 900 гектары сенажга салына. 21 тонна яфрагазык әзерләнгән.
    850
    0
    0
  • 6 июнь 2012 - 04:32
    Безнекеләр дә бар
    Дүшәмбе Казанда "Корстон-Казан" комплексында Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантана узды. Анда "Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" дип исемләнгән республика конкурсына (7 номинациядә) йомгак ясалды. Тантанада бездән социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина җитәкчелегендә бер төркем социаль хезмәткәр катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңү яулаган халыкка...
    2804
    0
    0
  • 6 июнь 2012 - 04:25
    Төп бурыч – сыйфатлы хезмәт күрсәтү
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Черновага - Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәт хаты, шәһәр-район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Башкарма комитет архив бүлегенең 2011...
    2
    0
    0
Реклама
Реклама