Зәй офыклары

12 июль 2012 яңалыклары

  • 12 июль 2012 - 10:55
    Мәчет юллы булды
    Иске Зәй бистәсе мәчетенә йөрүче әби-бабайларны борчыган мәсьәләләрнең берсе юлсызлык иде. Язгы-көзге пычракларда йөрү алар өчен үзе бер проблема булды. Район башлыгы Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов, "Татнефтедор" юллар идарәсе генераль директоры Ислам Әмирханов бу проблеманы чишү юлын тапты. Мәчеткә асфальт юл салынды. Мәчеткә йөрүче өлкән буын моның өчен...
    1934
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:31
    Күршеләр бер-берсен белсеннәр
    Җәйге җылы кичтә подъезд төбендәге утыргычларда табигать белән хозурланучы, бер-берсенең хәл-әхвәлен белешүче өлкәннәрне, уен мәйданчыкларында шау-шу килүче бала-чаганы, эштән соң хәл алырга чыккан ир-ат, хатын-кызларны күпкатлы йортларның һәр ишегалдында очратасың. Менә шундый кич утыруларны тагын да ямьләндерү, районыбызда башкарылган эшләр турында шәһәр халкына хәбәр итүне күздә тотып, берничә ел рәттән...
    1431
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:25
    Үзгәрешләр бар
    Районда мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрен норматив финанслау турында 2008 елның 9 июнендә кабул ителгән башкарма комитет җитәкчесе карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Алар түбәндәге категория гражданнарга кагыла. Сәламәтлеге чикләнгән (саңгырау, начар ишетүче, сукыр һәм начар күрүче, сөйләмендә кимчелек булган, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган, акылга зәгыйфь, психик үсеше тоткарланган), туберкулезлы бала тәрбияләүче,...
    0
    0
    0
  • 12 июль 2012 - 10:10
    Түләүләрне – интернет аша
    Моңа кадәр коммуналь хезмәтләр яки башка төр түләүләрне башкарганда халыктан комиссия җыемы алынмый иде. Бу банкларның коммуналь хуҗалык белән төзелгән килешүе нигезендә счет-фактурага алдан ук кертелде. 1 июльдән (июль ае өчен килүче счет-фактурага) һәр түләү башкаручыга комиссияне аерым түләргә кирәк булачак. Комиссиянең күпме булуы түләүләрне кайсы банк аша башкаруга бәйле....
    1971
    0
    0
Реклама
Реклама