Зәй офыклары

13 июль 2012 яңалыклары

  • 13 июль 2012 - 05:26
    Зәйлеләр дә читтә калмый
    Краснодар краенда су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруга бөтен ил кузгалды. Атна башында Татарстаннан азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары төялгән гуманитар ярдәм машиналарының беренче партиясе озатылды. Әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдән безнең район халкы да читтә калмый. Гуманитар ярдәм итүдә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен Ленин урамындагы «Шатлык»...
    1951
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 05:24
    Онытмыйбыз сине, Сөббух абый!
    15 июль - якташ язучы Сөббух Рәфыйковның туган көне. Быел без аның тууының 99 еллыгын билгеләп үтәбез. Сарман якларында туып үссә дә, Зәйдә эшләп, аны үз итеп яшәп, татар әдәбияты үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе ул - Сөббух Рәфыйков. Аның «Ак төннәр» шигырьләр китабы, «Беренче яз», «Авыл иртәсе»,...
    1666
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:47
    Карар
    «Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирү турында» Премия бирү буенча комиссия тәкъдим иткән эшләрне карап, муниципаль район Уставының 39нчы маддәсенә нигезләнеп, карар бирәм 1. Милли мәдәниятне, әдәбиятны пропагандалау һәм үстерүгә үзеннән зур өлеш керткәне һәм иҗади уңышлары өчен 2011 ел Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары дип түбәндәге затларны игълан итәргә: Глухов Иван...
    0
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:45
    Укучылар эшкә урнаша
    Җәйге каникул чорында мәктәп, колледж укучылары вакытлыча эшкә урнаша. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге июль аенда 93 укучыны эшкә урнаштырган. Алар эшләгән өчен хезмәт хакы алачак. Мәшгульлек үзәге 850 сум күләмендә матди ярдәм дә күрсәтә.
    1682
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:42
    Штаб утырышы – Югары Шепкәдә
    Социаль-көнкүреш объектларын кышка әзерләүгә күзәтчелек итү буенча оештырылган штабның чираттагы утырышы кичә Югары Шепкә мәктәбендә үтте. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты. Штаб әгъзалары, чакырылган оешма җитәкчеләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары башта мәктәп котельныен карадылар. 21 ел элек эшли башлаган...
    1750
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:41
    Питрауга багышланды
    "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге каршында авылларда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен "Ихлас очрашу" дип аталган аралашу клубы эшли. Әлеге клубта Олы Батраста Питрау бәйрәменә багышланган үзенчәлекле матур чара үтте. Очрашуга авыл өлкәннәре һәм инвалидлар чакырылды. Бүлек хезмәткәрләре кунаклар белән бергәләп Питрау бәйрәме тарихы, аны...
    1044
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:34
    Эшмәкәрләр белән очрашты
    Кичә хакимиятнең кече залында монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Гаранин шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Ул әлеге хезмәтнең максаты һәм бурычларын, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен аңлатты, законнардагы үзгәрешләр, заказлар эшләгәндә еш очраучы хаталар турында мәгълүмат бирде. Соңыннан Алексей Гаранин эшмәкәрләр сорауларына җавап бирде, шәхси кабул итү...
    2633
    0
    0
Реклама
Реклама