Зәй офыклары

3 август 2012 яңалыклары

  • 3 август 2012 - 12:35
    Табышалар парлар, кавышалар ярлар
    Югары Мәлемдә иң чибәр, иң мөлаем кызлар яшәвен барлык якын-тирә төбәкләрдә беләләр. Шуңа күрә кызларыбызның кулларын сорап, Чаллыдан, Тукай районыннан, Кукмарадан һәм күрше авыллардан да киләләр. Июнь-июль айларында Мәлем халкы кыз озату белән мәшгуль булды. Авылдан 5 кыз сөйгәннәре белән гаилә корып җибәрде. Июнь аенда бер-бер артлы Миләүшә Хәкимуллина, Алия...
    1065
    0
    0
  • 3 август 2012 - 12:29
    Бертуганнар кебек яшибез
    Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылучы "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы Иске Зәй бистәсендә Яшьлек урамының 7 "а" йорты ишегалдында узды. Бәйрәмгә бистәнең шактый урамыннан олысы-кечесе җыелды. Әлеге йорт ишегалды башкаларга үрнәк итеп куярлык. Биредә менә дигән балалар мәйданчыгы ясалган, уйнарга ком китерелгән, өлкәннәргә утырырга утыргычлар куелган. Бистәгә...
    778
    0
    0
  • 3 август 2012 - 06:30
    Мирныйлылар актив яши
    Мирный бистәсендә балаларның җәйге ялын мавыктыргыч итү максатында вакытны төрле кызыклы формада үткәрү уйланыла. Күптән түгел бистә мәдәният сарае каршында уенлы дискотека оештырылды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр, кече яшьтәге мәктәп балалары яраткан мультфильмнар көенә биеде, бәйгеләрдә, башваткычлар чишүдә көч сынашты. Ә яшь рәссамнар өчен иҗади бәйге бик җанлы узды....
    719
    0
    0
  • 3 август 2012 - 06:17
    Эшмәкәрләр белән очрашты
    30 июльдә район башлыгы Татьяна Воропаева шәһәр-районда ипи-күмәч ризыклары сату мәсьәләсе буенча эшмәкәрләр белән очрашты. Теманы дәвам итеп, икенче көнне ул ипи заводында узган хезмәт коллективы җыелышында катнашты. Көн тәртибендә эшләп чыгарылучы продукциянең сыйфатын күтәрү һәм ассортиментны арттыру, предприятиенең үсеш перспективалары тикшерелде. Бу көннәрдә район башлыгы "Зәй шикәре" агрофирмасының Сәвәләй,...
    0
    0
    0
  • 3 август 2012 - 05:44
    Фольклорда – халкым җаны, халкым рухы
    Күптән түгел Биектау районы Коркачы авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклор фестивале үтте. Анда безнең район данын Имәнлебаш авылы мәдәният йортының «Энҗекәй» татар фольклор ансамбле яклады. Фестивальдә 22 фольклор коллективы төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Номинацияләр күп төрле:этнографик-фольклор композиция, хореография фольклоры, традицион вокал һәм инструменталь башкару, башкару традициясе, бәетләр башкаручы...
    1834
    0
    0
  • 3 август 2012 - 05:37
    “Төркиядә сәләфитләр юк”
    «Нур» мәчетендә дүртенче ел инде, Рамазан шәриф аенда Төркиядән коръән-хафиз, вәгазьче чакырылып, шәһәрдә үзенчәлекле азан авазы, Коръән аятьләре яңгырый, Коръән-хәтем укыла. Агымдагы елда изге айда мәчеткә Булутлы Исмәйль килде. Быел да, традициягә тугры калып, без коръән-хафиз Булутлы белән әңгәмә кордык. Сөйләшү-аралашуда безгә имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал белән Фатыйх хәзрәт Нуруллин...
    1773
    0
    0
  • 3 август 2012 - 05:37
    Чирек гасыр комбайнда
    «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәсе комбайнчысы Шәйхенур Миннекәев быел 25нче мәртәбә уракка чыкты. Шәйхенур әти-әнисенең кул арасына керә башлагач ук, тимер-томыр арасында кайнаша башлаган. Иң элек абыйсында комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән. - Трактор паркында мин үземне белә башлаганнан бирле чуалам. Мәктәптә укыганда ук әтигә ияреп, тракторга утырып йөри идем. Җәйге...
    1011
    0
    0
  • 3 август 2012 - 05:19
    Спас ярминкәсе уза
    3-5 августта Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза. Ярминкәдә төрле кул эшләреннән күргәзмә оештырылып, артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгыш ясый. "Осталар шәһәрендә" сувенирлар ясау буенча мастер-класслар үткәрелә. Анда Зәйдән кул эшләре белән Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Нәфидә Мостафина һәм "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре катнаша.
    1485
    0
    0
Реклама
Реклама