Узган якшәмбедә рухи пакьлек, игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан ае тәмамланып, Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Ураза гаете барлык мәхәлләләрдә, Иске Зәй, Икмәк кабул итү бистәләре, түбән мәхәлләдә узды. Иртәнге намазга дәшеп, мәкамле азан яңгырады. Олысы-кечесе "Нур" мәчетенә ашыкты. Тып-тын иртә. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов иртәнге...