Зәй офыклары

11 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2012 - 11:07
    Ярминкәләр башлана
    15 сентябрьдән шәһәр халкы көтеп алган көзге ярминкәләр кабат үз эшен башлый. Һәр шимбә саен "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча сәүдә гөрләячәк. Анда зәйлеләр кышка продукция юнәтә, ит-сөт һ.б. ризыклар сатып ала алачак. Ярминкәдә шәхси затларга да үзеннән арткан продукциясе белән сату итү мөмкинлеге туа....
    1141
    0
    0
  • 11 сентябрь 2012 - 11:01
    Чөгендер алу темпы арта
    Район басуларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. 11 сентябрьгә ул 1684 гектарда казылды. Уңыш гектарыннан уртача 286 центнер тәшкил итә. «Зәй шикәре» агрофирмасында - 364, «Зәй»дә - 422, «Восток»та 803 гектар мәйданда татлы тамыр алынды. Әлеге эш белән районда 11 «ROPA» комбайны мәшгуль.
    1086
    0
    0
  • 11 сентябрь 2012 - 10:57
    Беренчесе кайтты
    Районга беренче модульле фельдшер-акушерлык пункты кайтты. Аны Азнакай шәһәренең "Нефтемаш" заводы эшләгән. Ул Аксарга урнаштырыла. Бу атна ахырына модульле бинаны җыеп бетерү планлаштырыла, ә 16 сентябрьдән соң ФАП медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылачак. Ул октябрь башыннан аксарлылар һәм күрше-тирә авыл халкына хезмәт күрсәтә башлаячак.
    568
    0
    0
  • 11 сентябрь 2012 - 10:54
    Матур башлангыч
    Район башлыгы Татьяна Воропаева башлангычы белән ветераннар өчен "Ялта-Зәй" спорт-сәламәтләндерү лагеренда 9 сентябрьдән гадәти булмаган ял оештырылды. Биредә бюджет тармагында эшләгән 50 пенсионер бушлай бер атна ял итә. Якшәмбе көнне төркемне район башлыгы күңелле ял теләп озатып калды, дүшәмбе көнне яннарына барып, хәл-әхвәлләрен белеште, оештыру эшләре куелышы белән кызыксынды. Ял...
    532
    0
    0
Реклама
Реклама