Узган атнада Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов Зәйгә килеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсендә гозер-үтенечләре, сораулары булган гражданнарны кабул итте.
Сораулар тимер юл аша чыгу юлы төзелеше, светофорлар урнаштыру, легаль булмаган такси хезмәтенә күзәтчелек, 30дан артык "игезәк" автомобильне (двигательләрендә бер төсле номер булган) исәпкә алу, ЮХИДИ хезмәткәрләре...