Зәй офыклары

19 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2012 - 04:58
    Татарстанда антирадар тыелырга мөмкин
    Узган атнада Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов Зәйгә килеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсендә гозер-үтенечләре, сораулары булган гражданнарны кабул итте. Сораулар тимер юл аша чыгу юлы төзелеше, светофорлар урнаштыру, легаль булмаган такси хезмәтенә күзәтчелек, 30дан артык "игезәк" автомобильне (двигательләрендә бер төсле номер булган) исәпкә алу, ЮХИДИ хезмәткәрләре...
    1281
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:49
    Җылыту сезонына әзерлек белән керә
    Энергетиклар өчен җәйдән көзгә керү - үтә җаваплы чор. Чөнки җәй дәвамында алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң барлык җиһазларның ышанычлылыгын кыска вакыт эчендә тагын бер кат тикшерү, җайга салу мөһим. Станциянең кышка әзерлеге турындагы документ - паспорт алганчы биредә махсус комиссиянең җентекле күзәтүен үтәргә кирәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада...
    1262
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:48
    Бушлай юридик ярдәм
    21 сентябрьдә Россия юристлары ассоциациясе «Бушлай юридик ярдәм көне» үткәрә. Шул уңайдан халыкка үзәк китапханәнең 10нчы кабинетында иртәнге сәгать 8дән көндезге 1нче яртыга кадәр - адвокат, 1нче яртыдан кичке сәгать 5кә кадәр нотариус үз киңәшләрен бирәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 7-30-84.
    2686
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:48
    Өлкәннәр өчен сәяхәт
    ГРЭС җитәкчелеге пенсионерларны һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Өлкәннәр көне уңаеннан станция җитәкчелеге сентябрь ае буе өлкәннәргә меңьеллык тарихы булган Алабуга шәһәренә сәяхәт оештыра. Анда алар шәһәрнең тарихи, истәлекле урыннарында булып, ял итеп, күңел ачып кайта.
    1209
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:47
    Социаль кафелар эшли
    Дүшәмбедән шәһәрнең азкеремле гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен социаль кафелар эшли башлады. Алдагы елларда дәресләрдән соң балаларның бушлай оештырылучы төшке ашка теләп йөрүен искә алып, быел да район җитәкчелеге бу хәйрия гамәлен дәвам итә. Моңа кадәр кайнар аш "Шатлык" социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оештырылса, быел балаларның яшәү урыннарына якынайтылып, ул берничә...
    827
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:46
    Җирлекләрдә очрашулар
    Бу атнада халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләр, башкарма комитетның бүлек башлыклары катнашында авыл җирлекләрендә халыкны кабул итүләр башланды. Кичә шундый очрашулар Аксар, Югары Шепкә, Ал. Бистәсе, Поповка авыл җирлекләрендә узды. Әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.
    1271
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:43
    Басу-кырларда
    Районда шикәр чөгендере 2665 гектарда җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 30 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача - 298 центнер. Әлеге эшне «Восток» агрофирмасы - 1110, "Зәй шикәре" - 808, "Зәй" агрофирмасы 720 гектарда башкарды. Шикәр заводы 182326 тонна чөгендер кабул итте. Шуның 21668 тоннасы - "Зәй шикәре", 19127...
    1561
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 04:30
    Активрак эшләү сорала
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева район Советына яңа вазифа - район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазифасын башкаруга билгеләнгән Валентина Мещанова белән таныштырудан башлады. Валентина Мещанова күп еллар Зәй почтамты башлыгы булып эшләде. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Район электр элемтәсе бүлегенең агымдагы...
    1678
    0
    0
Реклама
Реклама