Моннан 19 ел элек - балалар бакчасы бусагасын атлап кергән көннән мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмыйм, ди "Урман әкияте" балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Мырсикова. Сабыйларны дөньяны танып-белергә, тәртип, әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә, тәрбияче һөнәренә гомере буе тугрылыклы булырга әзер ул. Балаларны, хезмәтен чын күңелдән яратучы кеше...