Зәй офыклары

30 октябрь 2012 яңалыклары

  • 30 октябрь 2012 - 12:41
    Ярминкәгә рәхим итегез!
    3 ноябрьдә үзәк мәйданда «Уңыш - 2012» бәйрәм ярминкәсе үткәрелә. Сату-алу белән беррәттән, бик күп кызыклы бәйгеләр, уеннар, тамашалар оештырыла. Мәсәлән, "Ел яшелчәсе", "Зәй винегреты", "Иң оригиналь мендәр" конкурслары, уеннар, спорт ярышлары, тамашалар беркемне дә битараф калдырмас. Бәйрәм сәгать 10да башлана.
    1147
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 12:40
    Шахмат, шашка...
    Узган атнада Лениногорскийда республика инвалидлары арасында шахмат-шашка ярышлары узды. Район инвалидлар җәмгыяте командасы һәрвакыттагыча сынатмады. Шахмат ярышларында команда - III, шашка буенча шәхси беренчелектә Нәзирә Смирнова - III, шахмат буенча Насыйх Нөрәйманов IV урын алды.
    734
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 12:39
    Аңлату эше бара
    Хакимиятнең кече залында һәр көнне көндезге сәгать 3тә "Бердәм хисап үзәге" ҖЧШ белгечләре халыкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары исәпләү буенча аңлату эшләре алып бара. Белгечләргә көненә уртача 15-20 кеше мөрәҗәгать итә. Халыкны күпчелек гомумихтыяҗлар өчен тотылган (ОДН) кайнар, салкын су, электр энергиясенә түләүләр, кайнар су өчен түләүдә бәяләрнең төрле...
    913
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 12:38
    Хокук бозма – штраф түләрсең
    Октябрь аенда административ комиссия тарафыннан 46 эш каралды. Алар буенча 93500 сумлык штраф салынды. Узган елның әлеге чорында хокук бозулар кимрәк булган. Хокук бозуларның күбесе йорт каршына төзелеш материаллары кую, чүп яндыру, тиешсез урында машина юу һ.б.лар белән бәйле.
    1287
    0
    0
Реклама
Реклама