Зәй офыклары

14 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 14 ноябрь 2012 - 05:57
    Үзебезнең шифаханә
    Узган көз Тукай урамында ачылган социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеген торган саен киңрәк җәелдерә бара. Бүлектә бер ел эчендә 620 кеше ял итеп, тернәкләндерү процедуралары алган. Шуларның 220се - авыллардан. Биредә район-шәһәрдән генә түгел, күрше-тирә шәһәр-республикалардан да килеп сихәт алучылар бар. Кыскасы, бүлеккә килеп дәваланырга теләүчеләр күп: аның өчен ярты ел алдан...
    1253
    0
    0
  • 14 ноябрь 2012 - 05:47
    Татьяна ВОРОПАЕВА: “Һәр җитәкче үзеннән башласын”
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева шулай дип белдерде. Бу 2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылуны оештыру белән бәйле. - Коллективта эшләүчеләрдән теге яисә бу матбугат басмасына язылуны таләп итү өчен җитәкче үзе үрнәк күрсәтергә - республика һәм район газетасына шәхсән язылырга тиеш, - диде ул. Киләсе елның...
    1350
    0
    0
  • 14 ноябрь 2012 - 05:22
    Мәктәп урынына – бакча
    Шәһәрнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә урнашкан 8нче мәктәп ябылу сәбәпле, анда белем алучы балалар башка мәктәпләргә таратылды. 34 бала Мирный бистәсендәге 5нче мәктәпкә махсус автобуста йөртелә. Тиздән мәктәп бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башлана. Ул балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Моның өчен республика бюджетыннан 11,5 миллион сум акча бүленде. Яңа уку...
    692
    0
    0
Реклама
Реклама