Зәй офыклары

27 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 27 ноябрь 2012 - 12:29
    Рекордлы күләмдә
    Шикәр заводына чимал китерү тулысынча төгәлләнде. Завод барлыгы 702280 тонна татлы тамыр кабул итте. Генераль директор Вячеслав Сыщиков белдерүенчә, бу - заводның 46 ел эшләү дәверендә моңарчы күрелмәгән сан. Чагыштыру өчен, 90нчы еллар башында бөтен республикага шикәр чөгендере эшкәртү планы 700 мең тонна була. Ә быел исә бер безнең завод...
    1286
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 12:28
    Тиздән күрербез
    Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль" җыр һәм бию төркемнәре бу көннәрдә, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе чакыруы буенча Казанга барып, яңа ел алды тапшырулары өчен җырларын яздырды. Тиздән без алар чыгышын зәңгәр экраннар аша карый алачакбыз.
    1078
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 12:27
    Спорт – көчлеләр шөгыле
    Узган атнада Балтачта инвалидлар арасында армспорт буенча республика ярышлары узды. Анда безнең район командасы да катнашып, Валерий Фролов үз авырлыгында (70 кг га кадәр) I урын алды. Казанда каратэ буенча үткән ачык чемпионатта 65 килограммнан югары үлчәүдә Дмитрий Лаврентьев җиңү яулады, Марат Шәрипов II урын алды.
    749
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 12:20
    Әниләр хөрмәтенә
    Әниләр көне уңаеннан "Энергетик" Мәдәният сараенда тантана узды. Барлык әниләрне район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов тәбрикләде. Аксардан биш бала анасы Рәфидә Гатинага "Ана даны" медале тапшырылды. Күптән түгел генә икенче балаларын тапкан өч шәһәрдәшебезгә ана капиталына сертификатлар бирелде. Тантанада шулай ук өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче...
    863
    0
    0
Реклама
Реклама