Зәй офыклары

11 декабрь 2012 яңалыклары

  • 11 декабрь 2012 - 11:47
    Сабыйга – ярдәм
    "Энергетик" Мәдәният сараенда хәйрия концерты узды. Мәдәният сарае үзешчәннәре көче белән мондый концерт инде өченче ел оештырыла. Билет сатудан кергән 10 мең сум акча өч яшь ярымлык шәһәрдәшебез София Голубевага тапшырылды. София тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлегеннән интегә, ул инде шактый гына дәвалану курслары үткән.
    956
    0
    0
  • 11 декабрь 2012 - 11:46
    Геройны котладылар
    Ватан каһарманнары көне уңаеннан район башлыгы Татьяна Воропаева Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов белән бергә Куш-Елга авылында яшәүче Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Мәсгуть Гыйльфановны тәбрикләде. Аңа «Ватан каһарманнары» республика иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
    522
    0
    0
  • 11 декабрь 2012 - 11:44
    Уенчыклар бүләк итте
    Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Татьяна Воропаева, ГРЭС, җылылык челтәрләре предприятиесе, су каналы җитәкчеләре белән бергә, "Тату гаилә" балалар бакчасында булды. Алар балаларга уенчыклар бүләк итте.
    690
    0
    0
Реклама
Реклама