Зәй офыклары

19 декабрь 2012 яңалыклары

  • 19 декабрь 2012 - 05:13
    Төгилеләрне нәрсә борчый?
    Район башлыгы Татьяна Воропаева, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашуларын дәвам итә. Узган атнада ул Төги авыл җирлегендә булды. Биредә район башлыгына нигездә яшәеш-көнкүрешкә, авылның мәдәни-рухи тормышына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Алексеевка авылында яшәүчеләр кибет булмау, автолавканы көтеп кенә алуларын әйтте, интернетка тоташтырылмаудан зарланды. Ә авылга килүче юлның...
    1667
    0
    0
  • 19 декабрь 2012 - 05:12
    Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
    21 декабрьдә Россия юристлары ассоциациясе игълан иткән чираттагы «Бушлай юридик ярдәм көне» үткәрелә. Шул уңайдан үзәк китапханәнең 10нчы кабинетында иртәнге сәгать 8дән көндезге 12гә кадәр - нотариус, 12дән кичке сәгать 6га кадәр адвокат халыкка үз киңәшләре белән ярдәм итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 7-30-94 ("Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты).
    1566
    0
    0
  • 19 декабрь 2012 - 05:11
    Егетләр китә тора
    Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш дәвам итә. Чакыру комиссиясе аша 316 егет узган, шуның 102се хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, 119ына кичектерү вакыты бирелгән. Ватанны сакларга 89 егет киткән (шуның 52се - машина йөртүче). Чакырылыш тәмамланганчы булачак солдатлар тагын ике мәртәбә озатылачак.
    1005
    0
    0
  • 19 декабрь 2012 - 05:10
    Агачлар формалаштырыла
    "Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте урамнарда зур ябалдашлы агачларны формалаштыру эшенә кереште. Бу эш трасса юлы буйлап "Автодорстрой" ягулык салу станциясеннән Никифоров урамы чатына кадәр бара.
    841
    0
    0
  • 19 декабрь 2012 - 05:03
    Иң мөһиме – кешеләр иминлеге
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә кешеләр иминлеген тәэмин итү төп тема буларак каралды. Ә ул исә Яңа ел бәйрәменә әзерлек, балаларның кышкы каникулларын оештыру, бәйрәм чаралары үткәргәндә һәм, гомумән, кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле иде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Һәркем өчен көтеп алына торган Яңа...
    1406
    0
    0
  • 19 декабрь 2012 - 04:58
    Сак бул: пиротехника!
    Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Сәүдә нокталарында бәйрәм бизәге - чыршылар, төрле пиротехник продукция күпләп сатыла башлады. Өлкәннәрне дә, балаларны да фейерверк, петарда, бенгаль уты кебек яңа елны каршылау элементлары бердәй кызыктыра. Ләкин сатып алганда аларның тиешле таләпләргә җавап бирәме-юкмы икәне белән кызыксынып тормыйбыз. Менә иң элек нәрсәләргә игътибар...
    670
    0
    0
Реклама
Реклама