Зәй офыклары

28 декабрь 2012 яңалыклары

  • 28 декабрь 2012 - 07:25
    Сырага да кагылачак
    1 гыйнвардан "Алкоголь һәм спиртлы продукцияләр җитештерү, аларны куллануга кертелгән чикләүләр буенча дәүләт контроле турында" 71нче Федераль Законда каралган үзгәрешләр үз көченә керә. Ягъни агымдагы ел башыннан төнге сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр сыра сату тыела.
    628
    0
    0
  • 28 декабрь 2012 - 07:24
    Үз хисабына яздырды
    Шәһәр-районда милли җанлы кешеләр, "Зәй офыклары" газетасы яшәсен, милләткә хезмәт итсен өчен тырышып йөрүчеләр шактый. Шундыйларның берсе - Суык-Чишмәдә яшәүче фермер Фәнис Хәсәнов. Ул бер төркем авыл өлкәннәрен (10 кеше) үз хисабына район газетасына яздырды. Шулай итеп, 2013 елның беренче яртысында Суык-Чишмәдә "Зәй офыклары"н алдыручылар шактый артачак. Бу игелекле гамәле...
    920
    0
    0
  • 28 декабрь 2012 - 07:23
    Намуслы түләүчеләр арасында лотерея уйнатылды
    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю штабының чираттагы утырышыннан соң торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне ел әйләнә тоткарлыксыз башкаручыларны кызыксындыру максатында лотерея уены уйнатылды. Аңа үз бүләкләрен "Уңайлы йорт", "Доверие", "9 кат", "17 подъезд", "Жемчужина" торак милекчеләре ширкәтләре, "Идарәче компания" торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ, "Горзеленхоз", "Су каналы" оешмалары куйды. Уенда откан кешеләрне бүләкләр көтә....
    1357
    0
    0
  • 28 декабрь 2012 - 07:21
    Финалга чыктылар
    Әлмәттә "Туым җондозы" ("Рождественская звезда") дип аталган керәшен халык җырларын яшь башкаручыларының V республика фестиваленең төбәк этабы узды. Анда безнең районнан Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль" балалар җыр һәм бию ансамбльләре катнашты. Нәтиҗәдә ансамбльләр арасында "Мирас" - беренче, "Азаль" икенче урын алды. Солистлардан Алена Муханова җиңү яулады. Алар 26 гыйнварда...
    605
    0
    0
  • 28 декабрь 2012 - 07:08
    Яшь эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләр бар
    Яшьләргә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Республикада, шул исәптән районда, яшь эшмәкәрләргә булышлык итүнең төрле юллары эзләнә. Күптән түгел район җитәкчелеге булышлыгы белән «Космос» яшьләр үзәгендә «Face to face» («Йөзгә-йөз») проекты кысаларында семинар-форум узды. Анда яшь эшмәкәрләр бер-берсе белән танышты, визиткалар алышты, шактый мәгълүмат туплады. -...
    1673
    0
    0
  • 28 декабрь 2012 - 06:33
    Ярышу да, аралашу да булды
    «Восток» агрофирмасының Дүрт-Мунча терлекчелек комплексында сыер савучыларның традицион бәйгесе үтте. Аны авыл хуҗалыгы һәм яшьләр идарәләре бергәләп оештырды. Бәйгедә теоретик һәм практик белемнәрен «Восток» агрофирмасының «Игенче» бүлекчәсеннән Анастасия Ермакова, Эльвира Аверьянова, Анна Тихонова, «Тукай» бүлекчәсеннән Зөлфия Имаметдинова, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» бүлекчәсеннән Зинаида Ишмянова, Валентина Долгова, «Родина» бүлекчәсеннән Энҗе Сибгатуллина,...
    798
    0
    0
Реклама
Реклама