Зәй офыклары

3 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 3 гыйнвар 2013 - 09:52
    “Энҗе”дә яңа төркем ачылды
    Яңа елга "Энҗе" балалар бакчасында 25 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 160 бала тәрбияләнәчәк. Бу - узган ел дәвамында "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программа кысаларында ачылган төркемнәрнең чираттагысы. Гомумән, ел дәвамында "Якты коңгыз", "Каенкай", "Миләшкәй" бакчаларында 80 балага яңа төркемнәр ачылган иде. Шул рәвешле, 2012...
    1262
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2013 - 09:51
    Депутаттан – Яңа ел бүләге
    Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре оештырылды. Социаль хезмәткәрләр район үзәк дәваханәсе белән берлектә балалар бүлегендә ятучы малайлар-кызларга да бәйрәм тамашасы күрсәтте. Әлеге контингент балаларга ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның Яңа ел күчтәнәчләре бирелде.
    1594
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2013 - 09:50
    Бәйрәм рухы өстәүчеләр
    Арабызда янәшә-тирәдәгеләргә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге бирүчеләр бар. Аксарда яшәүче Ильяс ага Юнысов - шундыйлардан. Ул быел да йорт янындагы чыршысын утлар белән бизәп куйды. Бура-Киртәдә Мансур Гыйззәтуллин йортын да тыштан матур утлар бизи.
    1253
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2013 - 09:46
    Район башлыгы терлекчеләрне котлады
    28 декабрьдә район башлыгы Татьяна Воропаева авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән берлектә "Зәй шикәре" агрофирмасының Чыбыклы терлекчелек комплексында булып, терлекчеләр, сыер савучыларны Яңа ел белән котлады, алдагы елда тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды. Чыбыклы комплексы сөт җитештерү, үрчем алуда уңышлы гына эшләп килә. Биредә 100 сыерга...
    898
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2013 - 09:44
    Полиция Кыш бабае – көтелгән кунак
    Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре быел да имин булмаган, аз тәэмин ителгән, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 62 балага Яңа ел бүләге әзерләп таратты. Бу игелекле эштә аларга халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге, яшьләр идарәсе бүлеге белгечләре дә ярдәм итте. Әлеге чара яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, имин булмаган,...
    910
    0
    0
Реклама
Реклама