Зәй офыклары

10 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 10 гыйнвар 2013 - 12:00
    Ярышларга рәхим итегез!
    12 гыйнварда кичке сәгать 4тә Яңа шәһәр урманындагы яктыртылган трассада Раштуа бәйрәме уңаеннан чаңгы ярышлары оештырыла. Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.
    1141
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 11:59
    Игелеккә чикләр юк
    Автоклуб «Энергетик» Мәдәният сарае, яшьләр идарәсе белән берлектә Туңылҗа һәм Әхмәт авылларында Игнатьев, Васильевлар гаиләләрендә тәрбияләнүче инвалид балалар янында булып, аларга Яңа ел тамашасы күрсәтте, бүләкләр өләште. Мондый котлаулар белән йөрүдә район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина да катнаша.
    2
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 11:55
    Теләгән кешегә трасса ачык
    Яңа шәһәр урман массивындагы яктыртылган трассада чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен кичке сәгать 5тән төнге 10нчы яртыга кадәр рәхәтләнеп шөгыльләнергә-ял итәргә мөмкин. Чөнки чаңгы юллары ялт итеп, яп-якты булып тора, иренмә, кил дә шу гына.
    834
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 11:54
    Дин сабаклары алды
    «Нур» мәчетендә каникул көннәрендә ир һәм кыз балалар өчен кышкы лагерьлар оештырылды. Анда балалар дин сабаклары алды, намаз укырга, Коръән сүрәләре өйрәнде.
    614
    0
    0
Реклама
Реклама