Зәй офыклары

6 февраль 2013 яңалыклары

  • 6 февраль 2013 - 12:30
    Зәйнең яшь Кулибиннары
    Зәй районы укучылары "Ретро-автомобиль" проекты әзерләделәр. Проектның авторы - районның Түбән Биш авылы мәктәбе укучысы Николай Фирсов, ә машинаның үзен проект нигезендә агач материал кулланып ясаучылар - Кабан-Бастрык мәктәбенең VIII сыйныф укучылары. Аларга ретромашина ясау идеясен бирүче һәм тормышка ашыруда төп ярдәмче - технология укытучысы Сергей Иванов. Николай Фирсов әлеге...
    951
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 12:29
    Булачак белгечләр – дәваханәдә
    Зәй үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучыларына Казан дәүләт медицина университы турында мәгълүмат бирү максатында җанлы очрашу үтте. Анда 40лап мәктәп укучысы катнашты. Университетның педиатрия факультеты студенты Зәй кызы Ландыш Ибниева соңгы еллардагы яңалыклар, студентлар тормышы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Баш табиб Владимир Гуров, дәваханә табиблары киләчәктә яхшы медицина белгечләренең район...
    673
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 12:12
    Күмәк җырлап күрсәтербез
    Районыбызда ел саен предприятие, оешма, авыл җирлекләре арасында аерым бер темага багышланган иҗат фестивальләре үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Мондый мәдәни чаралар үзешчән сәнгатьне үстерү, зәйлеләрнең иҗади активлыгын арттыру, яңа талантлар ачу максатында оештырыла. Быелгы бәйге хорлар фестивале буларак һәм "Җырлаучы Зәй" исеме астында узачак. Бу турыда район башкарма комитеты карары...
    1791
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 12:08
    Хокук белеме мәктәбенең чираттагы дәресе
    8 февральдә «Космос» яшьләр үзәгендә көндезге сәгать 1дән 3кә кадәр кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе, нотариаль һәм адвокатлар конторалары, бердәм хисап үзәге вәкилләре катнашында хокук белеме мәктәбенең чираттагы дәресе уза.
    649
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 07:31
    Документлар тәртип ярата
    Бу көннәрдә архив бүлеге район-шәһәр Советы, башкарма комитет, суд һәм прокуратура, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, туган як тарихын өйрәнү музеенда документлар белән эшләүче, архив эшен алып баручы хезмәткәрләр өчен уку-семинар үткәрде.
    1006
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 06:28
    Җиңү бульварына туп куелачак
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы анда катнашучыларны ГРЭС директоры итеп билгеләнгән Сергей Токмачев белән таныштырды. Муниципаль районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар турында башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова чыгыш ясады. Әлеге уңайдан шәһәр-районда күптөрле чаралар...
    1790
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:08
    Эшче һөнәренә ихтыяҗ бар
    Мәшгульлек үзәгендә Алабуга автомобиль заводы вакансияле эш урыннарына ярминкә оештырды. Анда кыручы, станоклар көйләүче, фрезерчы һөнәрләре тәкъдим ителде. Ярминкәгә 17 эшсез мөрәҗәгать итеп, шуның 7се әлеге һөнәрләр буенча эшкә юллама алды.
    1153
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:04
    Якташыбыз концерт бирә
    1 февральдән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов районыбызда концертлар бирүне башлады. Якташыбыз җитәкләгән "Моңлы Чаллы" җыр студиясе артистлары чыгышын беренче булып искезәйлеләр карады. Районыбыз авылларында барлыгы ун концерт-тамаша оештырылачак. Яраткан сәхнә остасы белән Бохарай, Якты Күл, Чыбыклы, Аксар, Сарсаз-Баграж, Имәнлебаш, Поручик, Кадер һәм Түбән Биштә яшәүчеләр очрашачак.
    968
    0
    0
Реклама
Реклама