Зәй офыклары

15 февраль 2013 яңалыклары

  • 15 февраль 2013 - 11:17
    Укучылар сувенир ясый
    Коррекция мәктәбе укучылары, агачка яндырып рәсем төшереп, Универсиада сувенирлары ясый, төсле җепләрдән аның символы - Ак барсны бәйли. Алар үзләренең эшләрен сатуга да куя. Хәтта заказ бирүчеләр дә бар икән. Дөньякүләм уен өчен башка сувенирлар да ясарга исәпли укучылар.
    719
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 11:16
    Зәй тәҗрибәсе – үзәк басмада
    Россиядә ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгын билгеләп үтү кысаларында район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге «Панорама» матбугат йортында нәшер ителүче «ЗАГС» журналына «Яшьләрне гаилә тормышына әзерләү» темасына мәкалә юллаган иде. Язма журналның быелгы беренче санында дөнья күрде. Анда безнең ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаша.
    1791
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 09:30
    «Ана теле» проекты старт алды
    31 гыйнварьдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы EF EducationFirst компаниясе белән берлектә Он-лайн "Ана теле" мәктәбе проектының беренче дәрәҗәсен гамәлгә кертте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта министр урынбасары Данил Мостафин белдерде. "Ана теле" проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә эшләнә. Теләгән кешеләрне татар телендә аралашырга өйрәтүне...
    932
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 07:11
    Безнекеләр беренче
    Кичә "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан ел да оештырылучы "Сандугач сайрар илем" төбәк фестиваленең ансамбльләр арасында бәйгесе үтте. Анда 37 ансамбль арасында шәһәребез данын педагоглар Бэлла Огурцова һәм Анна Краснова җитәкчелегендәге музыка мәктәбенең "Лель" рус җырлары ансамбле, "Энергетик" Мәдәният сараеның Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль", "Мирас" балалар җыр-бию ансамбльләре...
    944
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 06:13
    Быел тагын бер йорт төзеләчәк
    «Социаль ипотека» программасы, керем дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, торак сатып ала алмаган гаиләләргә кичектереп түләү мөмкинлеге белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Актуаль проблемаларның берсе булган торак шартларын яхшырту мәсьәләсе районда ничек хәл ителә? Зәйдә «Социаль ипотека» программасы ничек үтәлә? Агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла? «Социаль ипотека» программасы буенча районда...
    1642
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 04:45
    Әфганстан – йөрәк ярасы...
    Язмыш кайвакыт шулкадәр рәхимсез - тыныч кына яшәп яткан адәм баласына сынауларның күтәрә алмастай авырын бирә. Бу язмам менә шул сынауларда сынмыйча-сыгылмыйча, һәр көнгә куанып яшәүче авылдашым - Аксар егете, Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп, сәламәтлеген югалтып кайткан Айрат Мөхәммәтдинов турында. Айратның хәлен әнисе Миңнурый ападан белешеп торсак та, никтер...
    1119
    0
    1
Реклама
Реклама