Зәй офыклары

27 февраль 2013 яңалыклары

  • 27 февраль 2013 - 12:26
    Безнекеләр янә лауреат
    Күптән түгел балалар, яшүсмерләр, яшьләр, өлкәннәр иҗат коллективлары һәм аерым башкаручыларның "Виват, Казан!" дип аталган X халыкара фестиваль конкурсында Зәй данын яклап чыгыш ясаган музыка мәктәбе укучылары Константин Җәлилов (укытучысы Н. В. Гудошникова) - II, Эльвина Ганиева (Л. П. Кадыйрова, концертмейстер С. В. Рыцова) III дәрәҗә лауреатлар булды. Аларга алга...
    1257
    0
    0
  • 27 февраль 2013 - 11:37
    Ветеранны хөрмәтләделәр
    Иске Зәй бистәсендә дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар - шәһәр җитәкчелегенең дә, мәктәп коллективының да даими игътибар үзәгендә. Бу көннәрдә туган көне уңаеннан Миннемөхәммәт Закиров йортында бер төркем кунаклар булды. Ветеранны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин котлап, шәһәр Советы депутаты Әнәс Гыйззәтуллин әзерләгән бүләкне тапшырды, мәдәният хезмәткәрләре...
    1479
    0
    0
  • 27 февраль 2013 - 10:33
    Юлчылар эш башлады
    «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы февраль уртасында юллардагы чокырларны ямауга кереште. Кыштан чокыр ямауга керешү юл һәлакәтләрен булдырмау өчен эшләнә. Юллар төзеклеге хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүен яхшы аңлый юлчылар. Бу эш аеруча проблемалы участокларның берсе булган Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсеннән Мирныйга илтүче юлда бара. Филиалның кече асфальт заводы...
    1157
    0
    0
  • 27 февраль 2013 - 09:07
    Котлаулар көтәбез!
    Тормышның яңаруын, табигатьнең яшәрүен гәүдәләндерүче, иң күркәм, иң матур бәйрәм - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Язның тәүге бәйрәме белән гүзәл затларыбызны котлап язган хат-хәбәрләр көтеп калабыз, хөрмәтле зәйлеләр, сездән. Гаилә учагы җылысын саклаучы кадерле әнкәйләр, догаларын укып озатып калучы әбекәйләр, алиһәдәй сылу кызлар, апалар-сеңелләрегезне котларга теләсәгез, редакциягә...
    2413
    0
    0
  • 27 февраль 2013 - 07:53
    Эшлекле очрашу
    ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Ленар Сәлахов имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов белән очрашты. Сүз нигездә республикада һәм районда ислам динен үстерү, проблемалар турында барды. Очрашуда район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин катнашты.
    840
    0
    0
  • 27 февраль 2013 - 06:13
    Хөрмәтле зәйлеләр!
    2013 елның икенче яртысы өчен 1 февральдән газета-журналларга алдан - II яртыеллык бәяләреннән язылу игълан ителде. 1 апрельдән барлык басма матбугатка язылу бәяләренең 15 процентка артуы көтелә. Шунлыктан вакытны кулдан ычкындырмау хәерле. Бәяләрне исегезгә төшерәбез: почта бүлекләре аша - 257 сум; оешма-предприятиеләр өчен - 267 сум; мөхәррияттән килеп алу -...
    0
    0
    0
  • 27 февраль 2013 - 04:48
    Традицияләргә тугры без
    Агымдагы елның 22 феврале Зәй елъязмасына тарихи, истәлекле көн булып кереп кала. Җиңү бульварына әфган, чечня сугышларында һ.б. кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәүчеләргә хөрмәт билгесе итеп, хәрби экспонат - туп урнаштырылып, аны ачу тантанасы узды. Туп Пенза өлкәсенең Сердобск шәһәренең бер хәрби частеннан кайтартылды. 85 миллиметрлы пушка 1944 елда инженер...
    627
    0
    0
Реклама
Реклама