Зәй офыклары

6 март 2013 яңалыклары

  • 6 март 2013 - 12:46
    Курчак театрына – 10 ел
    Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда эшләүче "Мальвина" курчак театры 10 еллык юбилеен яңа әкият-тамаша белән билгеләп үтте. Әминә Зарипова җитәкләгән әлеге үзенчәлекле театр инде дистә ел дәвамында балаларга хезмәт итә. Шушы чорда театр күп кенә спектакль сәхнәләштерде. Аның кырыктан артык курчак - марионеткалары гына бар. Күпчелек курчакларны режиссер Әминә Зарипова үзе...
  • 6 март 2013 - 11:24
    Язучыны искә алдылар
    Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның 85 яшьлеге уңаеннан Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында аны искә алу кичәсе узды. Әлеге иҗади кичәдә күренекле якташларыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Рабит Батулла, Наил Дунаев, язучының якыннары, туганнары, иҗат әһелләре катнашты. Район вәкиле буларак чарада Советның бүлек башлыгы Фәрит Мусин...
  • 6 март 2013 - 10:19
    Бала иминлеге – игътибар үзәгендә
    Район башлыгы Татьяна Воропаева, соңгы араларда республика халкын тетрәндергән Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә балалар белән булган хәлләрне күздә тотып, районда аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән кәрәзле телефоннар бирү инициативасы белән чыкты. 28 гаиләгә телефоннар тапшырылды. - Әлеге куркыныч очракларның икесе дә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар белән булуын...
  • 6 март 2013 - 07:22
    Зәйлеләр лаеклы бүләкләнде
    Җәлил бистәсендә балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык - 2013" ачык республика телевизион фестиваленең төбәк этабына йомгак ясалды. Анда Сарман, Түбән Кама, Зәй районнарыннан талантлы балалар катнашты. Мәртәбәле жюри яшь зәйлеләрнең бәйгегә югары әзерлектә килүен ассызыклады. Нәтиҗәдә махсус призларга "Школьные годы", "Магия" хореография ансамбльләре, җырчылардан Валерия Сидорова, нәфис сүз осталарыннан...
  • 6 март 2013 - 06:14
    Контейнерлар куелды
    Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын контрольдә тоту максатында шәһәрдә 5 урында чүп контейнерлары урнаштырылды. Аларның икесе - 35нче бистәдә, берәр контейнер Яңа шәһәр гараж хуҗалыгы территориясенә, Заречная һәм Тружинниклар урамнарына куелды.
  • 6 март 2013 - 05:14
    Зәйлеләр кыш озатырга чыга
    Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне 8 мартта «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданына «Кыш озату» бәйрәменә чакырабыз. Программада: 8.00 - ярминкә 8.30 - курчак театрлары тамашасы 9.30 - гадәти булмаган материаллардан ясалган эшләнмәләр бәйге-күргәзмәсе 10.00 - бәйрәмне тантаналы ачу 10.40 - «ЭкоЗәй» дефиле конкурсы 10.50 - такмак әйтеп җырлаучылар конкурсы 11.00...
Реклама
Реклама