Зәй офыклары

13 март 2013 яңалыклары

  • 13 март 2013 - 12:32
    “Мальвина” “Иделкәем”дә катнаша
    Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге 12-14 мартта Азнакайда балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театрлар һәм курчак театрлары коллективларының "Иделкәем" дип аталган республика сморт-конкурсының сайлап алу турын үткәрә. Конкурска Зәйдән "Энергетик" Мәдәният сараеның Әминә Зарипова җитәкчелегендәге "Мальвина" курчак театры чакыру алды. Зәйлеләр жюри хөкеменә рус халык әкияте "Маша һәм Аю" буенча тамаша тәкъдим итәчәк.
    1323
    0
    0
  • 13 март 2013 - 11:12
    ЗАГС бинасы янын пар күгәрчен бизи
    Шәһәребез яңа скульптор композицияләргә байый бара. Аның чираттагысы - ЗАГС бүлеге бинасы алдындагы пар күгәрченнәр. Скульптор Фазыл Шиапов газобетоннан ясаган композиция янында яшь парлар фотосурәткә төшәргә ярата.
    1013
    0
    0
  • 13 март 2013 - 10:11
    Татьяна Воропаева иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашты
    Район җитәкчелегенең халык белән эшләүгә юнәлдерелгән "Йөзгә - йөз" муниципаль программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аның кысаларында район башлыгы Татьяна Воропаева бүген сәяси партияләрнең җирле бүлекләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашып, районның 2012 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2013 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Аның чыгышын...
    1510
    0
    0
  • 13 март 2013 - 09:07
    Исерекләргә каршы көрәш
    Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе алькоголь эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау максатында махсус рейдлар үткәрүне активлаштырды. Бигрәк тә бәйрәм көннәреннән соң юлдагы һәр транспорт чарасын туктатып тикшерүләр уздыру гамәлгә кертелә. Чөнки статистика буенча, ел саен исерек машина йөртүче гаебе белән илдә 2000нән артык кешенең гомере өзелә. Чираттагы...
    1410
    0
    0
  • 13 март 2013 - 07:17
    Аптырап торырлык булмасын
    Халык мәнфәгатен кайгыртып, соңгы елларда бик күп эшләр башкарыла. Йортлар төзелә, юллар салына. Безнең Зәй районында да юлларны төзекләндерү, яңаларын салу эшләре башкарылды. Хәзер элекке кебек юлсызлыктан интекми авыл кешеләре дә, теләгән җиренә тиз генә барып кайта ала. Әмма кайбер җитешсезлекләр дә бар. Мәсәлән, Иске Зәй тирәсеннән шәһәрне әйләнеп үтүче...
    777
    0
    0
  • 13 март 2013 - 05:47
    Нигә кирәк булды ул сугыш?
    1981 елның 19 апрелендә Әфганстан мөһаҗирләре 201нче мотоукчы дивизиясенең тау юлларында хәрәкәт итүче хәрби йөк төягән ОБМО автоколоннасына һөҗүм итте. Кыска вакытлы канлы бәрелештә 12 шофер-солдат авыр яраланды. Шуларның 8е яралардан вафат булды. 8 солдатның 3се - Татарстан егете, алар - Илгизәр Гыймазов, Ирек Сөләйманов, Равил Хаҗиев. Үткән елның көзендә...
    1351
    0
    0
  • 13 март 2013 - 04:08
    Зәйлеләр арта бара
    Районда туучылар саны, үлүчеләргә караганда, арта бара. Бигрәк тә хезмәт яшендәгеләрнең үлү очраклары кимү күзәтелә. Шулай ук 2012 елда туучылар саны, аннан алдагы елга карый, 103 балага арткан. 2013 ел башына районда барлыгы 57807 кеше яшәве мәгълүм, шуларның 46756сы - өлкәннәр, 11051е - балалар-яшүсмерләр.
    1328
    0
    0
Реклама
Реклама