Зәй офыклары

14 март 2013 яңалыклары

  • 14 март 2013 - 11:54
    Китапханәчеләр киңәште
    Үзәк китапханәнең уку залында район-шәһәр мәктәпләре китапханәчеләре өчен семинар-киңәшмә узды. Анда сүз балаларга мәгълүмати хезмәт күрсәтү, яңа проектлар эшләү турында барды, Экология елы уңаеннан киңәш-тәкъдимнәр бирелде. Арча модельле китапханә эшчәнлеге тәҗрибәсе өйрәнелде.
    0
    0
    0
  • 14 март 2013 - 10:32
    Зичәбаш буасы төзекләндереләчәк
    Дүрт-Мунча авыл җирлегенә караган Зичәбаш буасы авария хәлендә иде. Ул моннан күп еллар элек мелиорация эшләре алып бару өчен буалган булган. Агымдагы елда әлеге буаны ремонтлау планлаштырылган иде. Бу эш инде башланды, аны Сарман ПМКсы башкара.
    1354
    0
    0
  • 14 март 2013 - 07:45
    Тантаналар алып баручылар ярышты (фотолар)
    ЗАГС бүлегендә авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары арасында "Тантаналарны иң яхшы алып баручы" конкурсы үтте. Анда Кадер, Чыбыклы, Поповка, Урсай, Югары Шепкә җирлекләре башлыклары урынбасарлары никах теркәү, балага исем кушу, бергә озак гомер иткән парларны хөрмәтләү тантаналарын күрсәтте. Конкурсның җиңүчесе дип Поповкадан Зинаида Абдулова табылды.
    742
    0
    0
  • 14 март 2013 - 05:40
    Әниләр өчен махсус клуб
    "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Үз-үзеңә юл" ("Путь к себе") клубы инде ике ел дәвамында физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче аналарның чын мәгънәсендә ял итү, эч серләре белән уртаклашу, психолог киңәшләрен алу урынына әйләнде. Клуб җитәкчесе, психолог Маншук Тимергалиева, физик мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләүче ана кеше өчен психологик яктан...
    1355
    0
    0
  • 14 март 2013 - 04:12
    Шартлар яхшыра
    "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалид балалар өчен махсус уен бүлмәсе төзекләндерелде. "Лекотека" дип аталучы бу бүлмәдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең мускуллары ныгу, аң үсеше өчен бөтен заманча уен, физик күнегү ясау җиһазлары булдырылган. Ә күрше бүлмәдә әниләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аларга көзгеле ишек аша балаларын күзәтеп утырырга мөмкин,...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама