Зәй офыклары

1 апрель 2013 яңалыклары

  • 1 апрель 2013 - 12:24
    Язучыны зурлап
    Түбән Биш авылы китапханәсендә якташыбыз, Тукай премиясе иясе, язучы, тарихчы, тәрҗемәче Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилее уңаеннан аның иҗаты буенча күргәзмә, әкиятләре буенча кичә оештырылды.
    2630
    0
    0
  • 1 апрель 2013 - 12:08
    Бүләкләнделәр
    Россия Федерациясе Генераль прокуроры приказы белән (№ 145, 25 ноябрь, 2011 ел) прокуратура органнары ветераннары Рауфат Галимарданов һәм Виталий Данилов "Россия прокуратурасына 290 ел" РФ прокуратурасы медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләкләрен ветераннарга район башлыгы Т. В. Воропаева тапшырды.
    1298
    0
    0
  • 1 апрель 2013 - 11:52
    Кыз балалар өчен лагерь эшләде
    Язгы каникулларда "Нур" мәчетендә кыз балалар өчен лагерь эшләде. Разия Шакирова аларга дин сабаклары бирде, намаз уку тәртипләренә өйрәтте. Җәен исә ир балалар һәм кыз балалар өчен аерым лагерьлар оештырылачак.
    1461
    0
    0
  • 1 апрель 2013 - 04:46
    Беренчеләр проектлар яклый
    Районның мәгариф өлкәсендә инде икенче ел башлангыч сыйныф укучылары өчен «Салават күпере» муниципаль программасы гамәлгә ашырыла. Ул, беренче чиратта, I сыйныфка укырга кергән балаларны, белем иленә аяк басуга ук һәртөрле фәнни эшләргә җәлеп итүне, мөстәкыйльлеккә өйрәтүне, яхшы, изге гамәлләргә аңлы рәвештә омтылуны, актив булуны үз эченә ала. Мәгариф идарәсе белгече...
    1417
    0
    0
Реклама
Реклама