Зәй офыклары

3 апрель 2013 яңалыклары

  • 3 апрель 2013 - 12:20
    Юбилярны котладылар
    Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары санаулы гына калып бара. Бу көннәрдә шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хужин автоклуб үзешчәннәре белән Яңа Мавринда яшәүче ветеран Клавдия Трофимованы 90 яшьлек юбилее белән котлап кайтты. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы бүләген тапшырды, үзешчәннәр концерт күрсәтте.
    789
    0
    0
  • 3 апрель 2013 - 10:54
    Быел 2904 зәйле торак шартларын яхшыртачак
    Быел Зәйдә башта 21 йортка ремонт үткәрү (72,4 миллион сумлык) каралса, средстволарның 2 миллион сумга кимрәк бирелүе сәбәпле, Төзүчеләр урамы 10нчы йортның түбәсен ябу планнан алынган. Агымдагы елда бер квадрат метрга ремонт үткәрү 807 сум (2012 елда 1486 сум булган) тәшкил итәчәк. Быел торак шартларын 2904 кеше яхшыртачак. Хәзерге вакытта...
    1416
    0
    0
  • 3 апрель 2013 - 07:02
    Карарга онытмагыз!
    Инде хәбәр иткәнебезчә, Имәнлебаш авылының "Җәүһәр" фольклор ансамбле "Аулак өй" телевизион тапшыруына барып, имәнлебашлыларча аулак өй ясап, тапшыру төшерүчеләрне бай эчтәлекле чыгышлары белән шаккатырып, видеоязма ясап кайткан иде. 7 апрель - якшәмбе көнне кичке сәгать 9нчы яртыда "Аулак өй"дә безнекеләр чыгыш ясый. Карарга онытмагыз!
    753
    0
    0
  • 3 апрель 2013 - 04:58
    Планнар билгеле, нәтиҗәле эш кирәк
    Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен ремонтлауга быел 28 миллион 220 мең сум акча каралган (шуның 14 миллион 980 мең сумы - республика бюджетыннан). Шәһәрдә "Урман әкияте", "Күкчәчәк", "Кыңгырау чәчәк", "Якты коңгыз" бакчалары, авыл җирлекләрендә Поручик, Аксар, Кадер, Югары Шепкә балалар бакчалары ремонтланачак. "Бөртеккәй" бакчасы элекке 8нче мәктәпкә күчәчәк, Сарсаз-Баграж һәм Бура-Киртә...
    1430
    0
    0
Реклама
Реклама