Зәй офыклары

5 апрель 2013 яңалыклары

  • 5 апрель 2013 - 11:54
    Штрафлар артырга тора
    Россия Дәүләт Думасы депутатлары фикеренчә, исерек килеш руль артына утырып, кешене бәрдергән йөртүчеләрнең машинасын тартып алырга кирәк. Алар Җинаять кодексына тиешле төзәтмәләр дә әзерләгән инде. Моннан тыш юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен минималь штраф күләме 100 сумнан 500 сумга җиткерелергә мөмкин. Бу хактагы закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертелгән...
    872
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 11:47
    Тиешле препаратлар белән тәэмин ителде
    Мәгълүм булганча, район үзәгеннән ерак урнашкан кече авылларда беренче медицина ярдәм күрсәтү өчен махсус кешеләр билгеләнде. Үзәк дәваханәдә районның шундый 20 кешесе беренче ярдәм күрсәтү дәресләре үтте. Андыйларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аптечкалар белән тәэмин итү турында хәбәр иткән иде. Бу көннәрдә беренче ярдәм өчен кирәкле медикаментлар салынган сумкалар алып...
    965
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 09:40
    Ярминкә эшле итә
    Бу көннәрдә мәшгульлек үзәгендә Алабуга «Соллерс Форд» заводы вакансияле эш урыннарына ярминкәсе оештырды. Алабуга махсус икътисади зонасына керүче әлеге предприятиегә 25 меңләп эшче һәм белгеч кирәк. Ярминкәгә 53 эшсез чакырылган. Шуларның 15е «Соллерс Форд» белән килешү төзегән. Агымдагы елда әлеге предприятие шундый өченче ярминкә оештырды.
    0
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 06:39
    Бар шундый бүлек
    Мин 70 яшькә җитеп мәкалә язган кеше түгел, каләм тотарга миңа "Энергетик" Мәдәният сараенда үткәрелгән Шәфкатьлелек елын ачу тантанасы мәҗбүр итте. Бу вакытта минем социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итү, дәвалану вакытым туры килде. Әлеге кичәдә район башлыгы Татьяна Воропаева йөрәкләргә үтеп керерлек чыгышы белән сокландырды. Ул район халкына кайгыртучанлык күрсәтә. Хәзерге...
    1975
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 05:25
    Йортлар – депутатлар контролендә
    «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәтенә караган Энергетиклар урамының 7нче йортында ремонт барышы тикшерелде. Биредә эшне «Управдом» ҖЧШ алып бара. Ширкәт төзү-төзәтү эшләренә 15 мартта керешкән һәм 0дән югары канализация торбалары тулысынча алыштырылган, подвалда кабель сузу өчен лотоклар көйләнгән, яктырту эшләре башкарылган. 2нче подъездда ванналарны җиргә тоташтыру эшләре төгәлләнгән. Йортта яшәүчеләр...
    1743
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 04:39
    Курслар үткәрелә
    Өлкән кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту, профилактик чаралар турында искәртү максатын күздә тотып, «Космос» яшьләр үзәгендә үзәк дәваханә табиблары тарафыннан махсус курслар оештырыла. Анда теләгән өлкән кешеләр йөрәк, кан тамырлары, күз, буыннар, эчке органнар һ.б. авыруларны булдырмау яисә язгы чорда аларның көчәеп китүенә юл куймау өчен профилактик чаралар турында лекцияләр тыңлый ала....
    1758
    0
    0
Реклама
Реклама