Зәй офыклары

17 апрель 2013 яңалыклары

  • 17 апрель 2013 - 11:07
    Басуда эш кайный
    Басу-кырларда эш темплары һәм уздырылучы агротехник чараларның төрләре дә артуга бара. "Зәй шикәре" агрофирмасы күпьеллык үләннәрне тырмалауга кереште. Бу эш биредә 400 гектарда башкарылды. "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарга ашлама кертү эшен башлады.
    689
    0
    0
  • 17 апрель 2013 - 10:33
    Район башлыгы – үзәк дәваханәдә
    Район башлыгы Татьяна Воропаева район үзәк дәваханәсе бүлекләре буйлап йөреп, авыруларның хәлләрен белеште, аларның нинди шартларда дәвалануы, туклану белән кызыксынды. Травматология бүлегендә дәваланучы Нина Бухарова үзенең әлеге бүлеккә ничек эләгүе, биредә ничек дәвалаулары турында сөйләде. Ул табиблар, шәфкать ияләренә, күз яшьләрен сөртеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татьяна Воропаева бүлекләр буйлап йөргәндә...
    614
    0
    0
  • 17 апрель 2013 - 08:54
    Басулар өстендә очкыч
    Быел районда чәчүлекләрне тукландыруда махсус самолет һәм "Туман" агрегаты кулланыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 16 апрельгә 3700 гектарда - күпьеллык үләннәр, 3200 гектарда көзге культуралар тукландырылган. 1200 тонна орлык химикатлар белән эшкәртелгән.
    915
    0
    0
  • 17 апрель 2013 - 07:07
    Зәй өлкәннәре – сәхнәдә
    Районда иҗат белән шөгыльльнүче пенсионерлар шактый. Бу көннәрдә алар, концерт төркеменә берләшеп, авыл сәхнәләрендә чыгыш ясый. "Картаямыни соң йөрәк?!" дип исемләнгән концертның беренчесе Якты Күл мәдәният йортында булды. Анда төрле милләттән булган апа-абыйлар төрле жанрда башкару осталыгын күрсәтте. Иң яхшы чыгышлар "Балкыш" республика фестиваленә сайлап алына.
    1802
    0
    0
  • 17 апрель 2013 - 05:38
    «Кечкенә фея» – Кристина
    "Энергетик" Мәдәният сараенда "Кечкенә фея - 2013" бәйгесе үтте. Быел ярышта 4 бала катнашты. Бура-Киртәдән Лилия Садыйкова, шәһәрдән Зилия Сәлимова, Кристина Соловьева, Татьяна Уразайкиналар үзләренең һәр яктан уңган-булган булуын дәлилләде. Үз-үзләрен тәкъдим итү, спорт уеннарын күрсәтү, матур бал күлмәкләреннән сәхнә буйлап йөрү, әкият геройларына пародияләр ясау, җырлау осталыгы белән конкурсантлар...
    1725
    0
    0
Реклама
Реклама