Зәй офыклары

24 апрель 2013 яңалыклары

  • 24 апрель 2013 - 06:35
    Хатирә яңарту урыны
    Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үз карамакларында булган өлкәннәр өчен туган як тарихын өйрәнү музеена сәяхәт оештырды. Ялгызы гомер иткән апа-агалар биредә аралашты, хәтер-хатирәләрен яңартты, музей эшчәнлеге, андагы яңа экспозицияләр белән танышты. Бүлек хезмәткәрләре мондый экскурсияне башка өлкәннәр өчен дә оештырырга ниятли.
    1312
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 05:56
    Автоклуб – юлда
    Автоклуб хезмәткәрләре "Ярдәм кул суз" акциясе кысаларында шәһәрдәшебез, сугыш ветераны Габдулла Шаһиевны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, хәл-әхвәлен белеште, бүләк биреп, концерт номерлары белән сөендерде. Ветеран күңеленә Сирена Хөснетдинова, Ләйсән Тимерханова, Фәрхат Галиев башкаруындагы чыгышлар аеруча хуш килде.
    0
    0
    0
  • 24 апрель 2013 - 04:34
    Норманы үтәде
    Казанда Татарстанның югары уку йортлары спартакиадасы кысаларында узган авыр атлетика ярышларында якташыбыз, Югары Пәнәче авылы егете, Чаллы физкультура институты студенты Игорь Давыдов үз авырлыгында, 175 килограмм очко җыеп, җиңү яулады һәм мастерлыкка кандидат нормасын үтәде. Аның тренеры - спорт мастеры Хәниф Гомәров. Якташыбызга алга таба да уңышлар телибез!
    1358
    0
    0
Реклама
Реклама