Зәй офыклары

26 апрель 2013 яңалыклары

  • 26 апрель 2013 - 10:56
    Штрафлар күләме арта
    Татарстанда махсус режим кертелгән чорда янгыннарга каршы законнарны бозган өчен җаваплылык тагын да катгыйландырыла - штраф күләме 500000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 668нче карары нигезендә (19.04.2013) 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Шуның белән бәйле рәвештә РФ Административ хокук бозулар...
  • 26 апрель 2013 - 09:44
    Шикле әйбергә юлыкканда...
    Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Соңгы вакытларда гражданнар тарафыннан шикле әйберләргә юлыгу очраклары булып тора. Андый предметлар транспортта, подъезд баскычларында, фатир ишеге төбендә, учреждениеләр, җәмәгать урыннарында табыла. Табылган хуҗасыз әйбергә кагылмагыз, урынын күчермәгез, ачмагыз. Шикле табылдыкка үз белдегегез белән барып ябышмагыз, ул шартлаткыч булып, күпсанлы кешеләр үлеменә, җимерүгә китерергә мөмкин...
  • 26 апрель 2013 - 07:14
    Онытылмый ул – Чернобыль
    Бүген нурланыш аварияләре һәм һәлакатләрдә һәлак булучыларны искә алу көне. 27 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә авария булды. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә илебезнең төрле төбәкләреннән белгечләр, эшчеләр тартылды. Зәйдән Чернобыльдә 99 кеше катнашты. Бүгенге көндә аларның 66сы гына исән. Калганнары эшләү чорында алынган нурланыш тәэсире белән...
  • 26 апрель 2013 - 06:16
    Басу-кырларда
    Районда кыр эшләре дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәр, көзге культураларны тукландыру һәм тырмау кебек мөһим агротехник чаралар үткәрүне төгәлләде. Дым каплату эше бара, ул 39100 гектарда башкарылды. 7400 гектарда арпа, 600 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. Чөгендер чәчүне "Зәй шикәре" һәм "Зәй" агрофирмалары алып бара. Әлеге агрофирмалар 600 гектарда берьеллык...
  • 26 апрель 2013 - 05:30
    Депутатлар дәрес бирә
    Бу атнада шәһәр-район уку йортларында чираттагы "Парламент дәресләре" уза. Алар Россиядә парламентаризм көне һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышлана. Мәктәпләрдә әлеге тема буенча очрашу-сөйләшүләрдә шәһәр һәм район Советы депутатлары, шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре катнаша.
  • 26 апрель 2013 - 04:13
    Вагон саен музей (фотолар)
    Тимер юл вокзалында «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең күчмә күргәзмә-лекция комплексы килеп, өч көн зәйлеләргә хезмәт күрсәтте. Әлеге поезд башкалардан берни белән дә аерылмый. Эченә керсәң, исең китәрлек! Кызыклы, мавыктыргыч экспонатлы һәм заманча технологияле уникаль күргәзмә ул. Составында 9 вагон булган поездда тимер юл транспорты, нанотехнологияләр, энергетика, кадрлар әзерләү...
Реклама
Реклама