Зәй офыклары

14 май 2013 яңалыклары

  • 14 май 2013 - 11:52
    Мөхтәсибәт утырышы
    «Нур» мәчетендә район-шәһәр мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы узды. Анда аксакаллар шурасы, мөселман яшьләре волонтерлар отряды төзү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
    1386
    0
    0
  • 14 май 2013 - 09:25
    Дәрес темасы – экология
    Мәктәп укучылары арасында экологик белемне, табигатькә сак карашны пропогандалау кысаларында бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә "Бердәм экология дәресләре" үткәрелде. Анда укучылар сыйныф сәгатьләрендә әлеге темага өстәмә мәгълүмат алу өстенә, экология буенча үзләрен борчыган проблемалар турында да сөйләштеләр, хәлне яхшырту максатында тикшеренү эшләре алып барырга, үз проектларын эшләргә дигән уртак фикергә килделәр.
    1953
    0
    0
  • 14 май 2013 - 07:27
    Үзенчәлекле концерт
    Шәһәрнең музыка мәктәбе Җиңүнең 68 еллыгына багышланган чараларны дәвам итә. "Үткәннәргә күз салып" исеме астында узган мәдәни чарага алар сугыш ветераны ракета гаскәрләре полковнигы Александр Васильевич Мурзин һәм аның тормыш иптәше Екатерина Стапеновнаны чакырып җылы эчтәлекле очрашу ясадылар. Сугыш еллары җырлары көйләрен төрле уен коралларында башкару өлкәннәргә аеруча тәэсир итте....
    1705
    0
    0
  • 14 май 2013 - 06:41
    Дәваханәдә тантана
    Район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташлары көненә багышлап тантаналы чара үтте. Анда ел дәвамында аеруча тырышып хезмәт куйган медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Баш табиб Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә 25 шәфкать туташы ия булды. Котлау сүзләрен баш табиб урынбасары Любовь Васильева җиткерде, барысына да исәнлек-саулык, шәфкатьле хезмәтләрендә уңышлар теләде.
    1542
    0
    0
Реклама
Реклама