Зәй офыклары

15 май 2013 яңалыклары

  • 15 май 2013 - 07:03
    Акция старт ала
    15 майдан Бөтенроссиядә "Игътибар, балалар!" акциясенең беренче этабы старт ала. Аның кысаларында районыбызның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре балалар учреждениеләре тирәсендә юл хәрәкәте контролен аеруча көчәйтте. Җәйге каникуллар башлану алдыннан мәктәпләрдә махсус лекцияләр, юл кагыйдәләрен ныгыту буенча викториналар уздырыла. Акциянең бу этабы 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
    1098
    0
    0
  • 15 май 2013 - 04:19
    Мохтаҗларга – ярдәм
    Республика ветераннар советы инвалидларга ярдәм йөзеннән хәрәкәтләнү, тернәкләнү өчен кирәкле булган махсус җиһазларны аларга чикләнмәгән вакытка прокатка бирүне оештыра. Мондый җайланмалар - гади таяк, култык таяклары, тигез урында хәрәкәт итүгә уңайлы ходуноклар безнең район үзәк дәваханәсенә дә кайтарылды. Әлеге әйберләргә мохтаҗлар дәваханәгә шалтыратып хәбәр итүләрен сораган белдерү массакүләм мәгълүмат чараларында...
    1815
    0
    0
Реклама
Реклама