Зәй офыклары

22 май 2013 яңалыклары

  • 22 май 2013 - 11:38
    “Кайнар линия” ачыла
    29, 30 майда иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр халыкка хокукый яктан ярдәм күрсәтү һәм миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендә гражданнарның хокуклары якланышын тәэмин итү максатында «кайнар линия» телефоннары эшләячәк. Гражданнарга бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә аңлатманы, әлеге сфера буенча тулы мәгълүматны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек, Татарстан Республикасы буенча Россия федераль...
    2401
    0
    0
  • 22 май 2013 - 09:18
    Мәйданчыклар яңадан асфальтланды
    «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасының төзелеп файдалануга тапшырылуына 25 елдан артып китте. Шул вакыттан бирле ишегалды территориясендәге бетонланган мәйданчыклар шактый тузып, балалар уйнау өчен куркынычка әйләнгән иде. Район башлыгы ярдәме белән аны төзекләндерү проблемасы хәл ителде. «Техно» заводы җитәкчелеге территорияне үз хисабына яңадан асфальтлап чыкты. Моның өчен коллектив, балалар һәм аларның...
    1922
    0
    0
  • 22 май 2013 - 06:55
    Автобусларда – халык белән аралашу
    Хөрмәтле зәйлеләр! 23 майда иртәнге 8 сәгать 45 минуттан шәһәр автобусларында район җитәкчелеге халык белән очрашу-аралашу алып бара. Район башлыгы, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларына сез үзегезне кызыксындырган сорауларны биреп, җавап ала алачаксыз.
    1677
    0
    0
  • 22 май 2013 - 05:14
    Яшелчә бакчасы гөрләп торды
    Аксарда яшелчә бакчасында Россия Федерациясе спорт остасы Шамил Сәлаховның 60 яше уңаеннан милли көрәш буенча республика ярышлары узды. Анда Зәйдән һәм күрше-тирә районнардан барлыгы 17 команда катнашты.
    2049
    0
    0
Реклама
Реклама