Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 6 июньгә 447 тонна печән, 863 тонна яшел масса, 7 тонна яфрагазык әзерләнде. Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, чәчүлекләрне чүп үләннәре, авырулар, корткычларга каршы эшкәртү дә алып барыла.