Югары Баграж мәктәбендә "Чемпион мирасы" дип аталган мәктәп проекты кысасында чаңгы буенча Олимпия чемпионы, якташыбыз Федор Симашевка багышлап ачылган музейда кызыклы очрашу үтте. Әтисе хөрмәтенә ачылган музей белән кызыксынып, Мәскәүдән аның кызы Юлия Симашева гаиләсе белән кайтты. Мәктәп коллективы белән очрашу барышында ул әтисе турында истәлекләр сөйләде, музейга мөһим булган...