Зәй офыклары

3 июль 2013 яңалыклары

  • 3 июль 2013 - 12:39
    Быел да баралар
    Кама Аланы янындагы үзәнлектә быел да республикакүләм палаткалы лагерь оештырыла. 8 июльдән башланачак сменада Чаллы, Түбән Кама, Менделеев шәһәрләре, Тукай районы яшүсмерләре белән берлектә безнең районнан да 25 бала ял итәчәк. Хәрби-патриотик рухтагы лагерьга егет-кызлар 1нче мәктәп һәм Төгинең тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Андрей Иванов, Александр Николаев җитәкчелегендә бара.
    484
    0
    0
  • 3 июль 2013 - 12:37
    Көтеп ятып булмый
    Терлек азыгы әзерләү - көн кадагындагы мәсьәлә. Бүгенге көнгә районда күпьеллык үлән 8600 гектар мәйданда чабылган, барлыгы 10 мең тонна печән әзерләнгән, 25900 тонна сенаж салынган. Терлекчелек комплексларына кайтарылган яфрагазык 155 тонна тәшкил итә. Үз хуҗалыгында мал тотучылар өчен дә хәзер киеренке вакыт, халык кышлык печән хәстәрләү белән мәшгуль. Корылык...
    667
    0
    0
  • 3 июль 2013 - 09:51
    Зәйдә – Кече авыл көннәре
    Күркәм традиция буенча районда Кече авыл көннәре үткәрү башланды. Быел да ул социаль-мәдәни чара буларак оештырыла. Бу көнне кече авылда яшәүчеләр белән очрашуга халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар (пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге һ.б.) белгечләре, табиблар килә, авыл урамында сәүдә, район һәвәскәрләре чыгышлары оештырыла. Кече авыл көненең беренчесе бүген...
    675
    0
    0
  • 3 июль 2013 - 09:18
    Мәсьәлә игътибар үзәгендә
    Җәйге чорда яшүсмерләрнең мәшгульлеген һәм ялын оештыру ничек куелган, балалар ял лагерьларында наркотикларга каршы көрәш чаралары үтемлеме, районда киндер һәм составында наркотик матдә булган үсемлекләр үскән территорияләрне ачыклау һәм аларны бетерү өчен тиешле чаралар оештыру буенча "Мәк" профилактик операцияләре нәтиҗә бирәме? Наркотизациягә каршы көрәш комис- сиясенең чираттагы утырышында шушы мәсьәләләр...
    744
    0
    0
  • 3 июль 2013 - 07:21
    Үзгәрешләр көтелә
    2015 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләүнең яңа тәртибен кертү фаразлана. Бу турыда мәгълүмат пресс-конференция барышында яңгырады. Хезмәт пенсиясе хәзерге кебек ике өлештән торачак: иминият һәм тупланма өлешләрдән. 2013 елда иминият өлеше 3610,31 сум тәшкил итә. Ә яңа форма буенча әлеге иминият өлешенә "еллык пенсия коэффициенты" кертелә. Бу...
    698
    0
    0
  • 3 июль 2013 - 06:32
    Зәй басуларында саранча юк
    Бүген электрон мәгълүмат чараларында Татарстанның 20 районында саранча булуы турында хәбәр ителде. Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белдерүенчә, район кырларында саранча юк. - Саранча, гадәттә, кырчылык культурасы түбән, начар эшкәртелгән мәйданнарда барлыкка килә. Бездә исә чәчүлек мәйданнар яңа технологияләр кулланып эшкәртелә, юл буйлары чабыла, ташландык...
    676
    0
    0
Реклама
Реклама