Зәй офыклары

4 июль 2013 яңалыклары

  • 4 июль 2013 - 10:04
    Уллары янына барачаклар
    Күркәм традицияне дәвам итеп, тиздән районнан 40 кеше хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов җитәкчелегендә Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частька юл алды. Алар - хәрби ант кабул итәчәк 13 егетнең әти-әниләре, туганнары. Бүгенге көндә безнең район шефлыгында булган Знаменск шәһәре хәрби частенда 28 Зәй егете хезмәт итә.
    979
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 09:46
    Гаеплеләр җавапка тартылды
    19-29 июньдә республикада легаль булмаган мигрантларны ачыклау максатында ункөнлек операция үткәрелде. Бу көннәрдә район Федераль миграция хезмәте, участок полиция хезмәткәрләре, прокуратура белән берлектә, көчәйтелгән режимда эшләде. Операция барышында Универсиада алдыннан район территориясендә теркәлмичә яшәүчеләрне ачыклауга җитди игътибар бирелде. Нәтиҗәдә 20 закон бозу очрагы ачыкланып, гаеплеләр җавапка тартылды, ә 2 чит...
    628
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 09:38
    Депутат ярдәме
    Районда Шәфкатьлелек елы кысаларында игелекле эшләр кылу дәвам итә. Күптән түгел Түбән Биш авылының "Умырзая" балалар бакчасы тәрәзәләре яңартылды. Бу эшкә авыл җирлегеннән район Советы депутаты итеп сайланган "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" генераль директоры Илья Давыдов хәйрия ярдәме күрсәтте. Узган ел депутат ярдәме белән бакча территориясендә уен мәйданчыгы...
    0
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 06:15
    Суда сак булыгыз!
    Көннәрнең эссе торуы кешеләрне су буйларына тарта. Соңгы көннәрдә күрше-тирә районнарда судңа батып үлү очракларының ешаюы борчу тудыра. 30 июнь- 3 июльдә Түбән Кама һәм Мамадыш районнары сулыкларында 5 кеше батып үлгән. Соңгысы Мамадыш районы Катмыш авылы буасында Казаннан кунакка кайткан 16 яшьлек кызның үлеме белән бәйле. Кыз бала буага...
    518
    0
    0
Реклама
Реклама