Зәй офыклары

29 июль 2013 яңалыклары

  • 29 июль 2013 - 12:00
    Административ җаваплылыкка тартылдылар
    Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәте бүлеге бу көннәрдә биш җаваплы затны, бер шәхси предприятиене янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартты. Бүлек соңгы ике атнада кече һәм урта бизнес оешмаларында 11 планлы тикшерү уздырды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәүнең 20 очрагы ачыкланды.
    898
    0
    0
  • 29 июль 2013 - 11:35
    Зәйлеләр әзерләнә
    Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Быел шәһәр-районда I сыйныфка 550 бала барачак, шуның 464е - шәһәрдә, 86сы - авылларда. Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы - аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Димәк, аларга ярдәм кирәк булачак. Мәктәпкә баручыны җыю бүгенге көндә 10-12 мең сумга төшүен искә...
    919
    0
    0
  • 29 июль 2013 - 07:02
    Хөрмәтләүгә лаек буын
    Районда 90 яшьлек тыл ветераннарын котлау матур бер традициягә керде. Район башлыгы Татьяна Воропаева Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән шундый ветераннарның берсе - Иске Зәйдә яшәүче Агафья Бухарованың хәл-әхвәлен белешеп, юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Биш бала үстергән Агафья әби Бухарова...
    1515
    0
    0
Реклама