«Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы беренчелегенә хоккей буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар булды. Анда Оренбург, Ижау, Казан, Чаллы һәм Зәйдән яшь хоккейчылар командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәсе буенча I урынны «Чаллы» командасы яулады. Оренбургтан «Юбилейный» - II, Зәйдән «Яшьлек» - III, Ижаудан «Ижсталь» - IV, Казанның «Зилант» командасы - V...