Зәй офыклары

3 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 3 сентябрь 2013 - 07:43
    Нормадан артмый
    Санитар табиблар шәһәрдәге экологик хәлне бәяләү буенча август аенда Ленин, Гагарин урамнарында, Җиңү проспектында, Перцовка бистәсендәге һава атмосферасын анализга алып, 60 лаборатор тикшерү үткәрде. Анда һавадагы күкерт, азот диоксидлары, формальдегид күрсәткечләре каралды. Анализ нәтиҗәләре буенча, һаваның пычрануы санитар таләпләрдән узмый. Моннан тыш, җитештерү предприятиеләренең санитар норма, кагыйдәләрне үтәү программасы буенча...
    538
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 07:37
    Акция узды
    Зәй шәһәре "Энергетик" Мәдәният сарае каршында узган шимбәдә район башлыгы инициативасы белән "Сәламәтлегеңне сакла" дип аталган акция үтте. Үзәк дәваханә табиблары Резеда Вәлиуллина белән Рушания Гыйльмуллина халыкны сәламәтлеккә кагылышлы сораулары белән ачык һавада кабул итте. Ә шәфкать туташлары теләгән кешеләрнең авырлыгын, буен үлчәп, авырлык индексын чыгарырга ярдәм итте. Шулай ук...
    829
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 07:36
    Безнекеләр дә бар
    Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылучы смотр бәйгегә йомгак ясалды. Анда лауреат исеме алучылар Республика көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы зур мәйданда тантаналы төстә автомобильләр белән бүләкләнде. 100 машинаның ачкычын Президент Рөстәм Миннеханов шәхсән хуҗаларына тапшырды. "Нива" машинасы белән бүләкләнүчеләр арасында районыбызның Бохарай һәм Төги авыл җирлекләре башлыклары...
    0
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 07:35
    Завод беренче чималны кабул итте
    Зәй шикәр заводы чимал кабул итүгә кереште. Беренче олаулар 2 сентябрьдә Тукай районы "Кама" агрофирмасыннан китерелде. Бер көндә 401 рейс ясалып, 5122 тонна шикәр чөгендерен кагат кырында урын алды. Тикшерүләрдән күренгәнчә, чөгендернең пычраклылыгы 11,3, шикәрлелеге 14,05 процент тәшкил итә.
    627
    0
    0
Реклама
Реклама