Зәй офыклары

12 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 12 сентябрь 2013 - 11:41
    “Җырлыйк әле”не карарга онытмагыз
    Үзешчәннәребезнең "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруына баруы хакында хәбәр иткән идек. 15 сентябрьдә кичен - Зәй үзешчәннәре, ә алдагы якшәмбе, ягъни 22 сентябрьдә зәйлеләрнең Сарман үзешчәннәре белән ярышып төшкән чыгышларын карарга онытмагыз.
    554
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 11:40
    Зәйдә ярминкәләр башлана
    Соңгы елларда көзен үткәрелүче ярминкәләр халык арасында популяр, көтеп алынучы чарага әверелде. Халыкның бер төркеме әлеге ярминкәләрдә үзенә кышлык запас тупласа, икенчеләре өчен үзе үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, ит ризыкларын сату мөмкинлеге булып тора. Быелгы шундый ярминкәләр 14 сентябрьдән башлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ул иртәнге сәгать 7дә "Энергетик" Мәдәният сарае каршында...
    548
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:02
    Зәйдә бәйрәмнәр ишегалдында уза
    Зәй шәһәрендә ишегалды бәйрәмнәре уздыру күркәм традициягә әверелде. Мондый чаралар йортларны капиталь төзекләндерүдән соң яисә теге яки бу йортның "юбилее" уңаеннан (бәйрәмнең берсе йорт төзелүнең 50 еллыгына багышлап үткәрелде) уздырыла. Ишегалды бәйрәмнәре йортта яшәүчеләрне берләштерү, булган проблемаларны бергәләп хәл итү, әлбәттә, халыкның ялын файдалы итеп оештыруны максат итеп куя. Җәйдән...
    582
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 06:54
    “Зәй шикәре” яхшы темп алды
    3415 тонна. 4 сентябрьдә эш башлаган "Зәй шикәре" акционерлык җәмгыяте бүгенге көнгә шул кадәрле шикәр комы эшләп чыгарды. Сезон башыннан завод 73266 тонна шикәр чөгендере кабул итеп, шуның 32742 тоннасын эшкәртте. Предприятиегә чимал Зәйнең өч агрофирмасы, Сарман районының "Җәлил" һәм "Нөркәй", Тукай районының "Кама" агрофирмалары һәм Лениногорск районыннан китерелә. Зәйлеләр...
    596
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 05:12
    Кредит алу бераз кимегән
    Зәйдә банклардан кредит алучылар саны узган елга караганда бераз кимегән. Агымдагы елның 6 ай нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Гыйнвар - июнь айларында зәйлеләргә 961 кредит (148,1 миллион сумлык) бирелгән (2012 елда 149,7 миллион сумлык 1016 кредит булган). Кредитлар суммасының 25 проценты - ипотека кредитлары. Соңгысыннан 48 гаилә файдаланган.
    0
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 05:10
    Кредит алу бераз кимегән
    Зәйдә банклардан кредит алучылар саны узган елга караганда бераз кимегән. Агымдагы елның 6 ай нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Гыйнвар - июнь айларында зәйлеләргә 961 кредит (148,1 миллион сумлык) бирелгән (2012 елда 149,7 миллион сумлык 1016 кредит булган). Кредитлар суммасының 25 проценты - ипотека кредитлары. Соңгысыннан 48 гаилә файдаланган.
    2069
    0
    0
Реклама
Реклама