Соңгы елларда көзен үткәрелүче ярминкәләр халык арасында популяр, көтеп алынучы чарага әверелде. Халыкның бер төркеме әлеге ярминкәләрдә үзенә кышлык запас тупласа, икенчеләре өчен үзе үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, ит ризыкларын сату мөмкинлеге булып тора. Быелгы шундый ярминкәләр 14 сентябрьдән башлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ул иртәнге сәгать 7дә "Энергетик" Мәдәният сарае каршында...