Зәй офыклары

13 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2013 - 09:34
    Зәйдә пенсионерлар йөзеп ярыша
    Зәйдә пенсионерлар белән эшләүгә игътибар зур. Спорт һәм туризм идарәсе ел да алар арасында чаңгы һәм йөзү буенча ярышлар оештыра. Өлкәннәр көне уңаеннан спорт сәламәтләндерү үзәгендә бүген йөзү буенча шәһәр беренчелеге узды. Йөзү спортын үз иткән, йөзүдән сихәтлек, күңел тынычлыгы алган өлкәннәр, үз яшьләренә карап, аерым төркемнәрдә көч сынашты. Хәрәкәттә...
    613
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 09:33
    Җитештерү дә, сату да арта
    Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның беренче яртысында 147 миллион сумлык продукция сатты һәм хезмәтләр күрсәтте. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3 процентка артык. Районда барлыгы 17977 баш мөгезле эре терлек (шуның 13858 башы - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә) исәпләнә. Терлекләрнең баш саны авыл хуҗалыгы оешмаларында азрак...
    612
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 08:43
    Министр игътибарын җәлеп итте
    11 сентябрьдә Казанда "Машина төзелеше, металл эшкәртү" дип аталган XIII халыкара күргәзмә оештырылды. Анда безнең районнан үзенчәлекле мәктәп проектлары белән 7 нче мәктәп һәм Түбән Биш мәктәбе катнашты. Түбәнбишлеләр ретро автомобиль ясап, үз эшләрен тәкъдим итсә, 7нче мәктәп хәрби машина белән республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов игътибарын җәлеп...
    609
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:42
    ЭШКӘ ЧАКЫРАБЫЗ!
    «Зәй офыклары» газетасы редакциясе журналистика яисә филология бүлеген тәмамлаган югары белемле белгечне эшкә чакыра. Телефон: 7-24-55.
    628
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:38
    Эзләгән эзгә төшә
    Агымдагы елда күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулды. Аның туган көненә туры китереп (яңа архив мәгълүматлары буенча дата), музыка мәктәбендә беренче мәртәбә «Ялчыгол укулары» узды. Чарага аның иҗатын, тарихи мирасын, тормыш юлын өйрәнүчеләр - ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегулов, тарихчы Дамир...
    2261
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:35
    Һәркем үзе теләгән шөгыльне сайлый
    Узган шимбә чараларга бай булды. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Талантлылар ярминкәсе" - шәһәребезнең өстәмә белем бирү учреждениеләрен тәкъдим итү булды. Бу көнне малай-кызларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче түгәрәкләр, секцияләргә, иҗат берләшмәләренә язылу мөмкинлеге тудырылды. Әлеге ярминкә шәһәребездә соңгы елларда оештырылып, традицион чарага әйләнә бара. Биредә балалар сәнгать, иҗат...
    1595
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:34
    Һәркем үз өлешен кертә ала
    Районыбызда авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузу максатында төрле социаль чаралар оештырыла. «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә инде берничә ел рәттән өлкән яшьтәге, караучысы булмаган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылучы «Шәфкатьле көз» акциясе - шуның ачык мисалы. Район җитәкчелеге инициативасы белән ул хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр хисабына өлкәннәр өчен...
    2120
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:32
    Музей гаилә ядкарьләре белән тулылана
    Туган як тарихын өйрәнү музее «Бүләк итү көне» акциясен даими үткәреп тора. Бу көннәрдә аның чираттагысы оештырылды. Зәйлеләр музейга XX гасыр башы сәгате, 1975 елгы тәмәке (махорка), чуен тоткыч (ухват) бүләк итте. Әлеге көнне исә 1нче мәктәптә «Гаилә ядкарьләре - музей фондын тулыландыручы» дип исемләнгән чара оештырылды. Чарада малайлар-кызларга музей...
    2207
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:28
    Йорт «юбилей» үткәрде
    Энергетиклар урамының 7а йорты каршында узган ишегалды бәйрәме әлеге йортның файдалануга тапшырылуына 50 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аны үткәрүдә «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы һәм «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте булышлык итте. Ширкәт рәисе Римма Никифорова әйтүенчә, әлеге йорт үзенчәлекле, анда аз бурычлылар яши һәм биредә гомумкуллану ихтыяҗлары өчен түләүләр дә...
    1579
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:26
    Компенсация түләүдә үзгәрешләр бар
    Баласын балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әниләр түләгән суммадан компенсация кайтаруда 1 сентябрьдән үзгәрешләр керде. Моңа кадәр компенсация әти-әни фактта түләгән суммадан чыгып исәпләнде. Ә сентябрьдән ул түбәндәге формула буенча исәпләп чыгарыла: К=СхР. Биредә: К - компенсация күләме; Р - балага тиешле процент күләме (мәсәлән, беренче бала өчен - 20, икенчесе...
    1725
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 05:21
    Маяклылар яхшы старт алды
    "Зәй шикәре" агрофирмасының "Маяк" бүлекчәсе хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга кереште. Район территориясендә татлы тамыр барлыгы 8600 гектар мәйданны били. Шуның 491 гектары маяклыларга туры килә. Иң беренче итеп алар 110 гектарлы басуда эшне башлады. "Маяк" бүлекчәсе узган ел да районда шикәр чөгендереннән мул уңыш алды, быел да...
    1001
    0
    0
Реклама